Үзән
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
7 сентябрь 2022, 16:12

«Яркий» микрорайонында федераль программа буенча юллар төзелә

Уфаның Дим районы «Яркий» микрорайонында «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проектының «Стимул» программасы кысаларында инженерлык инфраструктурасының дүрт объектын төзү төгәлләнеп килә.

«Яркий» микрорайонында федераль программа буенча юллар төзелә
«Яркий» микрорайонында федераль программа буенча юллар төзелә

Гомум озынлыгы 2,3 километрдан артык булган яңа юллар төзелеше 3, 5, 6нчы кварталларда һәм күппрофильле полилингваль мәктәп тирәсендә алып барыла. Бу максатларга федераль бюджеттан 170 миллион сумнан артык акча бүленгән.

- "Стимул" федераль программасын проектлы финанслау торакны файдалануга тапшыруның яхшы күләмнәре билгеләнгән очракта гына тәэмин ителә. Бу җәһәттән «Яркий» актив төзелә: 2022 төзелергә планлаштырылган 47 мең квадрат метрлы микрорайонда 130 мең квадрат метрдан артык торак сафка бастырылган. Моннан тыш, биредә социаль инфраструктура үсеш алган. Шуңа күрә автомобиль юллары, тротуарлар халык өчен бик мөһим, - дип шәрехли Башкортстанның төзелеш һәм архитектура министры вазыйфаларын башкаручы Егор Родин.

#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан #ВладимирПутин

"Кызыл тан" сайтыннан алынды.

Фото: srk.nationalpriority.ru

 
«Яркий» микрорайонында федераль программа буенча юллар төзелә
«Яркий» микрорайонында федераль программа буенча юллар төзелә
Автор:Гульчачак Асадуллина
Читайте нас: