Үзән
-1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
8 сентябрь 2022, 09:05

Башкортстанның IT-белгечләре югары квалификацияле белгечләр!

Башкортстанның IT-белгечләре санлы трансформациядәге югары квалификацияле җитәкчеләр һәм белгечләрнең кадрлар резервына керә ала.

Башкортстанның IT-белгечләре югары квалификацияле белгечләр!
Башкортстанның IT-белгечләре югары квалификацияле белгечләр!

Резервны дәүләт секторында санлы трансформация командаларын үстерү максатында Русия Министрлар кабинеты формалаштыра.

- Санлы трансформация - "Санлы икътисад" гомумдәүләт проектының "Санлы икътисад" федераль программасында концептуаль беркетелгән максатларның берсе. Санлы трансформация икътисад, социаль өлкә һәм дәүләт идарәсе тармакларын үстерүгә юнәлтелгән. Һичшиксез, IT-профессионалларның кадрлар резервын формалаштыру куелган максатка ирешү өчен ярдәмче инструмент булачак, - диде Башкортстан дәүләт идарәсенең санлы үсеш министры Геннадий Разумикин.

Кадрлар резервында катнашучылар санлы трансформация һәм IT өлкәсендә өзлексез үсеш алачак, аларны үстерү буенча шәхси рекомендацияләр булган компетенцияләрнең индивидуаль паспортын алачак, санлы трансформация проектларын гамәлгә ашыручы хакимият органнарына һәм бюджет оешмаларына эшкә урнаша алачак.

#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан #ВладимирПутин

"Кызыл тан" сайтыннан алынды.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

Башкортстанның IT-белгечләре югары квалификацияле белгечләр!
Башкортстанның IT-белгечләре югары квалификацияле белгечләр!
Автор:Гульчачак Асадуллина
Читайте нас: