Үзән
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
13 сентябрь 2022, 09:05

Югары Кыйгыда - "Яшьләр аллеясе"

Республиканың төньяк-көнчыгыш төбәгендә "Торак һәм уңайлы шәһәр мохите" гомумдәүләт проекты кысаларында башкарылган эшләрнең берсе озак еллар халыкка хезмәт итәчәк.

Югары Кыйгыда - "Яшьләр аллеясе"
Югары Кыйгыда - "Яшьләр аллеясе"

Кыйгы районының Югары Кыйгы авылында “Яшьләр аллеясе”нең икенче өлеше сафка кертелгән. Аллея янында күпфункцияле үзәк, музей, үзәк район китапханәсе, почта бүлеге, район элемтә үзәге, кинотеатр, офис биналары урнашкан. Шуңа да бу урында җәяү йөрүчеләр күп.

“Яшьләр аллеясе” янында дәүләт хезмәтләре алучыларга, мәдәни урыннарда һәм иҗтимагый чараларда булучыларга, бөтен төбәк гражданнарына уңайлы шартлар тудырылган. Аллея төзелеше вакытында иске коймаларны сүтү, асфальт катламын алмаштыру эшләре алып барылган. Монда яшәүчеләр өчен күләгәле урыннар булдырылган, лампалар яңартылган, урам чәчәкләре утыртылган.

Аллеяне ачу, узган елдагы кебек үк, Белем көненә туры китерелгән, шуңа күрә бәйрәмнең төп кунаклары беренче сыйныф укучылары булган. Район хакимияте башлыгы Зөһрә Гордиенко Кыйгы халкын күренекле вакыйга белән котлаган. Аллеяне ачу тантанасыннан соң тамашачылар игътибарына концерт программасы тәкъдим ителгән.

Югары Кыйгыда - "Яшьләр аллеясе"
Югары Кыйгыда - "Яшьләр аллеясе"
Автор:Гульчачак Асадуллина
Читайте нас: