Үзән
-1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
14 сентябрь 2022, 09:05

Безне юллар чакыра!

Ил Президенты Владимир Путин төрле керемле русиялеләрне сәяхәт итәргә чакырды.

Безне юллар чакыра!
Безне юллар чакыра!

“Төрле керемле кешеләр өчен сәяхәт, сәламәтлекне ныгыту, уңай эмоцияләр алу өчен иң киң мөмкинлекләр булырга тиеш”, — диде дәүләт башлыгы туризмны үстерү мәсьәләләре буенча Дәүләт Советы Президиумы утырышында.

Владимир Путин сүзләренчә, русиялеләр илдәге шифаханә-курортлар, диңгез буенда ял итә, Мәскәү, Санкт-Петербург, Русиянең башка мәдәни-тарихи үзәкләрендә, шулай ук табигый истәлекле урыннарда, шул исәптән Ерак Көнчыгыш һәм Русиянең төньягында була ала.

Дәүләт башлыгы туристлык тармагын үстерү өчен “Туризм һәм кунакчыллык индустриясе” гомумдәүләт проектын билгеләп үтте. Аның кысаларында 2030 елга русиялеләрнең ил эчендә йөрү санын ике тапкырга арттыру, индустриядә эш урыннарын киңәйтү планлаштырыла.

Иң мөһим проектлар арасында Президент Кара, Азов, Каспий, Балтыйк, Япон диңгезләрендә эре федераль курортлар булдыруны; Төньяк Кавказда туризмны үстерүне; гомумдәүләт, төбәк, урындагы туристлык объектларын һәм юлларын тергезүне, Русия туристик юнәлешләрен халыкара дәрәҗәдә популярлаштыруны атады.

#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан #ВладимирПутин
"Кызыл тан" сайтыннан алынды.

Безне юллар чакыра!
Безне юллар чакыра!
Автор:Гульчачак Асадуллина
Читайте нас: