Үзән
-1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
16 сентябрь 2022, 09:05

Райман сыйфатлы сулы булачак

Русия Президенты Владимир Путинның указы белән гамәлгә ашырылучы «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проекты кысаларында республикада «Чиста су» проекты гамәлгә ашырыла.

Райман сыйфатлы сулы булачак
Райман сыйфатлы сулы булачак

Ул Русия халкының үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү системаларыннан сыйфатлы эчәргә яраклы су алу мөмкинлеген арттырырга тиеш.

Туймазы районының Райман авылында яшәүчеләр инде берничә ел эчәргә яраксыз судан интегә. Әмма тиздән биредә «Чиста су» федераль программасы кысаларында суүткәргеч төзелешенең беренче этабы башланачак.

– 2021 елда район хакимиятенең сәнәгать, төзелеш, транспорт һәм элемтә бүлеге, республиканың Төзелеш һәм архитектура министрлыгы белән берлектә, «Әгертамак бистәсеннән Райман авылына кадәр поселокара суүткәргеч һәм Райман авылының урам суүткәргеч челтәрләрен төзү» проектын эшләү өчен документлар әзерләде, - ди район хакимияте башлыгының торак-коммуналь хуҗалык буенча урынбасары Булат Хәлиуллин. - Шуннан соң республиканың Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы ярдәме белән проектны «Чиста су» федераль программасына керттеләр. Күптән түгел су белән тәэмин итү проекты дәүләт экспертизасы узды. Барлык эшләрнең якынча бәясе 299 миллион сум тәшкил иткән, шуларның 97,5% – федераль, 2% – төбәк һәм 1,5% - район бюджетыннан. 2022 елда безгә 60 миллион сум акча бүлергә вәгъдә итәләр, аларга Әгертамак микрорайонында насос станциясе төзү планлаштырыла. Аннан эчә торган су Райман калкулыгына җибәреләчәк, торак массив шунда урнашкан.

Әлеге эш төренә тиешле лицензиясе булган «Туймазыводоканал» белгечләре су челтәрләренә кушылырга ярдәм итәчәк.

– Райман калкулыгында һәрберсе 20-22 сутый мәйданлы 1700 участок урнашкан, - ди Төмәнәк авыл советы башлыгы Фәрит Шаһиев. - Анда шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерергә теләгән гаиләләр яши. Ләкин су җитмәү аркасында, бүген моның белән шөгыльләнүчеләр аз. Кешеләр скважиналар бораулады, ләкин бу гына проблеманы чишә алмады. Өстәвенә, лаборатория анализлары нигезендә, җир асты суының сыйфаты санитар нормаларга туры килми. Поселокара суүткәргеч төзелеше бу проблеманы хәл итәр дип өметләнәбез.

Суүткәргеч салу 2023 елда башланачак. Объектны тапшыру вакыты күчерелгән акчаларга бәйле.

Фото: башньюс

#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан #ВладимирПутин
"Кызыл тан" сайтыннан алынды.

Райман сыйфатлы сулы булачак
Райман сыйфатлы сулы булачак
Автор:Гульчачак Асадуллина
Читайте нас: