Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рейд
6 февраль 2018, 11:38

Ут битарафлыкны гафу итми

Олыкүл авылында булган ике янгыннан соң гадәттән тыш хәлләрне кисәтү мәсьәләләре буенча рейд һәм гражданнар җыены үткәрелде.

81нче янгын часте начальнигы И.Ф.Хәмитов, янгын күзәтчелеге буенча дәүләт инспекторы Р.М.Хисмәтуллин, Карлыман авыл Советының яшьләр белән эшләү буенча белгече Г.Ф.Смирновадан торган комиссия имин булмаган, күпбалалы гаиләләр, шулай ук мич белән җылы­тылган йортлар буйлап йөреп чыктылар.
Кызганычка каршы, тик­шерү барышында янгынга каршы хәвефсезлек кагыйдә­ләренең тупас бозылуы ачыкланды.
Шулай, Крупская урамында яшәүче берәү чүп үләннәре баскан ихатасында көнкүреш калдыкларын яндырырга уйлаган. Күршеләре күреп калып янгынны сүн­дермәсә, ул аяныч тәмамла­ныр иде. Гөлнара Фирдинант кызының сүзләре буенча, йорт хуҗасы исерткеч эчем­лекләр белән мавыга, тегендә-монда аунап яткан буш шешәләр бу турыда сөйли. Шул ук вакытта инспекторлар мичнең ярылып бетүен, мич алдына калай җәелмәвен, ачык электрүткәргечләре янында кыска ялганыштан каралган эзләрне ачыклый. Йорт хуҗасына җитеш­сезлекләрне төзәтергә күр­сәтмә язып бирелде һәм тиешле инструктаж үткәрелде.
Белгечләр күпбалалы гаиләләрдә дә булдылар. Шунысы куанычлы, алар яшәгән йортларның күбесе янгын турында хәбәр итүче корылмалар белән җиһазландырылган.
- Әлеге вакытта якынча 80 күпбалалы гаиләнең йорты янгын турында хәбәр итүче корылмалар белән җиһаз­ландырылган. Аларны арытабан урнаштыру өчен чираттагы партияне көтәбез, - ди авыл биләмәсе вәкиле.
Йортлар буйлап йөреп чыкканнан соң авыл Советы бинасында гражданнар җыены оештырылды һәм инструктаж үткәрелде.
- Янгын чыгу белән 112 яки 01 номеры буенча шалтыратырга, соңыннан янгынны сүндерә башларга кирәк. Кызганычка каршы, Олыкүл авылындагы йортта чыккан янгында йорт хуҗасы утны берүзе 15 минуттан артык сүндерергә тырышкан. Көче җитмәгәнен аңлагач кына, янгын частена шалтыраткан. Нәтиҗәдә, ир кеше һәлак була. Шуңа күрә уяу булырга, янгынга каршы хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәргә чакырабыз, чөнки ут битарафлыкны гафу итми, - дип йомгаклады әңгәмәне Илдус Фаил улы һәм Рәис Мөдәрис улы.
Марсель Рәшитов.
Автор фотосы.
Читайте нас: