Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рейд
10 апрель 2018, 11:42

Ташкынга әзер торыйк!

Шул көннәрдә муниципаль районның гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча баш белгече Владимир Федоров һәм тирә-як мохитне саклау буенча дәүләт инспекторы Артур Камалов белән берлектә гидротехник корылмалар буенча рейд үткәрде.

Әйткәндәй, 2017 елда көчле ташкын тирә-як авыллар халкына байтак мәшәкатьләр китергән иде. Агымдагы елда кыш карлы булмады, ләкин язгы яңгырлар елга-күлләрнең ташуына китерде. Табигать көйсезлек­ләрен алдан ук белеп булмый, шуңа да бу чорда гидротехник корылмалар җаваплы шәхес­ләрнең аерым күзәтүе астында булырга тиеш.
Район биләмәсендә 14 гидротехник корылма бар. Ташкын көчле булган очракта, алар ниндидер дәрәҗәдә тирә-як мохиткә зыян китерергә мөм­кин. Иң зур объектлар район үзәге янында урнашкан. Шу­ларның берсе – 50 гектарга якын мәйданны биләгән Чатра елгасы. Буа хәзергә калын боз астында, аннан чыккан су гадәтенчә агып ята. Урал авылындагы гидротехник корылма өстән агып төшкән су тавышы белән безне каршы ала. Ул шулай ук райондагы 37 гектарга якын мәйданлы эре буаларның берсе. Биредә Карлыман елгасына агып төшү өчен 12 шандор эшли, әлегә аларның дүр­тесе генә ачык. Белгеч фикере буенча, агымның куәтенә карап, тагы берничә капкачны ачарга кирәк булачак.
Иске Бәбеч авыл билә­мәсендә дә эре сулыклар – үзәк усадьба янындагы 12 гектарга якын мәйданлы ике буа ташып, тирә-якка зыян ки­терергә мөмкин. Яңа Куганак авылындагы Ташингер, Таң­сәет, Новоандреевка, Георгиевка, Мөкәй авылларындагы елга-күлләр дә урындагы власть органнарының игътибар үзә­гендә булырга тиеш.
Табигатьнең үз законнары. Язгы ташкын вакытында буалар ташып, аның ярлары юыла, аны тотып торган корылма җимерелә. Шуның өчен дә гадәттән тыш хәлләргә алдан ук әзер торырга: таш, такта, бүрәнә, ком, шулай ук эшләр башкару өчен кораллар һәм чараларны алдан ук әзерләп куярга кирәк. Рейд нәтиҗәләреннән күренүенчә, кайбер урыннарда хәтта гидротехник корылмаларга юллар әле булса чистартылмаган.
Тәлгать Мөхәммәтҗанов.
Читайте нас: