Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рейд
20 апрель 2018, 11:53

Хәтер – мәңгелек

Муниципаль район хакимияте каршындагы Җәмәгать советының чираттагы утырышында Җиңү көнен бәйрәм итүгә әзерлек көн тәртибенә куелган төп мәсьәләләрнең берсе булды. Аның чикләрендә һәйкәлләрнең торышын тикшереп чыгарга, дигән карар кабул ителде.

Шул көннәрдә без Яңа Кыешкы авыл биләмәсендә урнашкан Бөек Ватан сугышы вакыйгалары белән бәйле объектларны карап чыктык. Сәфәребездә безне озатып йөрегән авыл биләмәсе башлыгы Ф.Ф.Гайнуллин билге­ләвенчә, әлеге вакытта авыл биләмәсендә бердәнбер сугыш ветераны бар - Мәгафур Өмәт­колов Сарт-Чишмә авылында гомер итә. Шулай ук 40так артык тыл эшчәне яши. Алар өчен ел саен Бөек Җиңү кө­ненә багышланган тантаналы чаралар оештырыла.
Яңа Кыешкы авылындагы һәйкәлгә берничә ел элек реконструкция үткә­­релгән. Бүгенге көндә аның тирә-ягына күркәм төс бирү буенча эшләр тулы куәткә бара.
Морза авылында да шул көннәрдә өмә үткәрү план­лаш­тырыла. Әйткәндәй, узган елда авыл биләмәсе хакимияте һәм авыл халкы көче белән һәйкәл биләмәсенең алгы ягы профнастил белән коймалап алынган. Агымдагы елда бу эшне дәвам итәргә ниятлиләр.
Мөкәй авылындагы һәй­кәл Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан барлыкка килгән. Әйткәндәй, соңгы өч елда гына авыл бик зур һәм уңай үзгә­решләр кичергән: мәчет ачылган, урындагы мәктәп билә­мәсе күркәм төс алган, ә би­наның үзендә ремонт эшләре башкарылган. Урындагы староста Ришат Халиков билге­ләвенчә, авыл халкы бер эштән дә читтә калмый, һәркем кулыннан килгәнчә үз өлешен кертергә тырыша. “Үзебез карамасак, кем карасын” - дигән кагыйдәгә таянып эш итә алар. Менә күп­тән түгел мәчет биләмәсендә кое казыганнар. Ә без килгән көнне Ришат Рим улы авылдашларын шимбә өмәсенә чакырып йөри иде.
Әңгәмәдәшчеләрнең сүз­лә­ре буенча, хәзер инде 10 ел дәвамында 2 май көнне барлык авылларда да өмә оештырып, зиратларны тәртипкә китерәләр.
- Башкарыласы эшләр бихисап, ләкин май бәйрәм­нәренә кадәр һәйкәлләр һәм аларның биләмәләре генә түгел, урамнар да тәртипкә китереләчәк, - ди Фәнүр Фәй­зелкави улы, эш планы белән таныштырып.
Районда урнашкан байтак һәйкәлләр, мемориаллар мәк­тәпләргә беркетелгән. Шулай булуга карамастан, аларны төзекләндерүгә һәм саклауга һәркем үз өлешен кертсен иде, чөнки бүгенге тыныч тормыш күпме гомер­ләр белән яуланганын бере­безнең дә онытырга ха­кыбыз юк. Хәр­би дан һәм хәтер урын­нарында тәр­тип 9 Май алдыннан гына түгел, һәрва­кыт булырга тиеш.
Эльвира Ямалетдинова.
Читайте нас: