Үзән
+12 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Рейд
29 октябрь 2019, 13:05

Игътибар үзәгендә - имин булмаган гаиләләр

Психологлар әйтүенчә, балалар уңайлы һәм җылы мохиттә үсәргә тиеш. Кызганычка каршы, моны барлык ата-аналар да аңлап бетерми. Баласын сөю белән уратып алу урынына эчкечелеккә салышалар, уңайлыклар тудыру урынына – йорт җиһазлары җимерәләр, әрләшәләр, сугышалар...

Психологлар әйтүенчә, балалар уңайлы һәм җылы мохиттә үсәргә тиеш. Кызганычка каршы, моны барлык ата-аналар да аңлап бетерми. Баласын сөю белән уратып алу урынына эчкечелеккә салышалар, уңайлыклар тудыру урынына – йорт җиһазлары җимерәләр, әрләшәләр, сугышалар...
Кырмыскалы авыл билә­мәсе буенча чираттагы рейд барышында 81нче янгын часте начальнигы И.Ф.Хәмитов, Кырмыскалы авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы урынбасары В.В.Хәкимов һәм “гаилә” үзәге бүлекчәсе мөдире М.Ф.Исмаиловадан торган комиссия моңа тагы бер тапкыр инанды.
Янгыннарда балаларның һәлак булуын профилактикалау максатында комиссия әгъза­лары Кырмыскалы һәм Александровка авылларындагы күпбалалы һәм имин булмаган, нигездә, спиртлы эчемлекләр кулланган яки ниндидер сәбәпләр буенча авыр тормыш хәлендә калган, балаларына тиешле игътибар бирмәгән гаиләләрнең торак шартларын тикшерде.
Мондый гаиләләрнең йортларында янгын хәвефсезлеге буенча рейдлар даими үткәрелеп тора. Аларның максаты – ата-аналарны начар гадәтләрен ташларга һәм балалары өчен хәвефсез шартлар тудырырга мәҗбүр итү. Тикшеренүләрдән күренүенчә, берничә искәртүгә карамастан, җитешсезлекләр элеккечә кала: электр үткәргечләр, розеткалар төзек түгел, тимерчыбыклар сәленеп тора, янгын турында хәбәр итүче корылмалар куелмаган, мичләр дә аяныч хәлдә.
- Йортларның берсендә газ баллоны урам яклап түгел, йортның эчендә утыра, ә бу янгынга каршы таләпләрне тупас бозу. Ул төзәтә алмаслык нәтиҗәгә китерергә мөмкин, - ди Илдус Фаил улы.
Комиссия гаиләдә алты бала тәрбияләнгән чираттагы йортка барып керә. Бәхеткә, әти-әниләре дә йортта була. Чөнки еш кына имин булмаган гаиләләрдә балалар йортта үзләре генә кала. Өстәвенә, аларны тышкы яклап йозакка бикләп китәләр, димәк, янгын чыккан очракта алар чыга алмаячак. Еш кына балалар кулларына нәрсә эләгә, шуның белән уйнарга яраталар. Ул шырпы да булырга мөмкин. Аның белән уйнау аяныч тәмамлануы турында уйламыйлар. Шуңа да, ата-аналар балаларына шул турыда аңлатырга, янгын чыккан очракта, үзеңне ничек тотарга кирәклеген өйрәтергә тиеш. Кызганычка каршы, ата-аналар үзләрен генә түгел, балаларының гомерләрен куркыныч астына куюларын онытып җибәрәләр.
Рейдны оештыручылар бу турыда ата-аналарга тагы бер тапкыр аңлаттылар, тик­шерү барышында ачыкланган җитеш­сезлекләрне бетерү буенча киңәшләр бир­деләр һәм янгын хәвефсезлеге таләпләре һәм ашыгыч ярдәм чакыру ысуллары язылган белешмәләр тапшырдылар.
- Имин булмаган гаиләләр һәрвакыт безнең игътибар үзәгендә. Хәвеф тудыручы гаиләләрдә фаҗигаләрне булдырмау өчен профилактик эшләрне киләчәктә дә дәвам итәчәкбез, - дип аңлатты Вадим Хәкимов.
Милена ФӘЙЗУЛЛИНА.
Автор фотосы.
Читайте нас: