Үзән
+12 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Рейд
3 ноябрь 2020, 16:38

Имин булмаган гаиләләр – игътибар үзәгендә

Районда күпбалалы һәм имин булмаган гаиләләр яшәгән урыннар буенча профилактик рейдлар үткәрелде. Чараның максаты – анда яшәүчеләргә янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен һәм аны үтәмәү нинди нәтиҗәгә китерергә мөмкинлеген исләренә төшерү.

Комиссия 81нче янгын часте начальнигы И.Ф.Хәмитов, “Гаилә” БР Көньяк-көн­­батыш районара үзәк уч­­­­реж­­­де­­­­ни­е­­сенең Кыр­мыскалы районын­дагы гаилә хезмәте җитәкчесе М.Ф.Исмаилова, район хакимиятенең опека һәм попечительлек буенча сектор мөдире Ә.В.Ходайдатова, БР Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының янгынга каршы хезмәте инструкторы Ф.Р.Мә­сәгутов, район хакимиятенең балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең әйдәүче белгече Г.А Әхмәтова, Кырмыскалы район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторы, полиция капитаны А.М.Галимуллина һәм өлкән лейтенант Н.П.Ивановадан торды.
Көзге һәм кышкы чорда янгыннарда балаларның һәлак булуын профилактикалау максатында комиссия әгъзалары районның 16 авыл биләмәсендә күп­ба­лалы һәм имин булмаган гаиләләр яшәгән йортларның, нигездә, спиртлы эчемлекләр кулланган яки ниндидер сәбәпләр буенча авыр тормыш хәлендә калган, балаларына тиешле игътибар бирмәгән гаиләләрнең торак шартларын тикшерде.
- Мондый гаиләләрдә янгын хә­веф­сезлеге буенча рейдлар даими үткәрелеп тора. Аның максаты – ата-аналарны начар гадәтләрен ташларга һәм балалары өчен хәвефсез шартлар тудырырга мәҗбүр итү. Агымдагы елда комиссия составында без 121 гаиләдә булдык. Тикшеренүләрдән күренүенчә, берничә искәртүгә карамастан, җитешсезлекләр элеккечә кала: электр үткәргечләр, розеткалар төзек түгел, тимерчыбыклар сәленеп тора, янгын турында хәбәр итүче корылмалар куелмаган, мичләр дә аяныч хәлдә.
Шулай ук бу гаиләләрдә өй эчендә тә­мәке тарталар. Аларның янгын хәвеф­сез­легенә битарафлыгы, кызганычка кар­шы, фаҗигаләргә китерә дә инде, - ди Илдус Фаил улы.
Рейдны оештыручылар бу турыда ата-аналарга тагы бер тапкыр аңлаттылар, тик­шерү барышында ачыкланган җи­тешсезлекләрне бетерү буенча киңәшләр бирделәр һәм янгын хәвефсезлеге та­ләпләре һәм ашыгыч ярдәм чакыру ысул­лары язылган белешмәләр тапшырдылар.
- Имин булмаган гаиләләр һәрвакыт безнең игътибар үзәгендә. Хәвеф тудыручы гаиләләрдә фаҗигаләрне булдырмау өчен профилактик эшләрне ки­лә­чәктә дә дәвам итәчәкбез, - дип аңлатты Илдус Хәмитов.
Милена ФӘЙЗУЛЛИНА.
Миләүшә ИСМАИЛОВА фотосы.
Читайте нас: