Үзән
+12 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Рейд
10 ноябрь 2021, 10:11

Имин булмаган гаиләләр – игътибар үзәгендә

Район гәзите хезмәткәрләре опека һәм попечительлек бүлеге, балигъ булманнар эше буенча комиссия, янгын часте һәм “Гаилә” үзәге вәкилләре белән имин булмаган гаиләләр буенча рейдка чыкты.       

Имин булмаган гаиләләр – игътибар үзәгендә
Имин булмаган гаиләләр – игътибар үзәгендә

Ведомствоара комиссия күзәтү астында булган гаиләләрнең яшәү шартларын – ашарга булу-булмавын, электр үткәргечләрнең һәм  мичләрнең торышына аеруча игътибар бирде.

Әлеге вакытта районара “Гаилә” үзәге карамагында 55 гаилә исәптә тора, анда 150дән артык бала тәрбияләнә.

- Нигездә, без ял көннәрендә чыгабыз. Чөнки нәкъ ял көннәрендә хокук бозулар саны арта. Еш кына янгын хәвефсезлеге хезмәткәрләре белән эшлибез, рейдлар үткәрәбез, йорт һәм фатирларның торышын, балаларның нинди шартларда яшәвен, әти-әниләренең нинди хәлдә булуын тикшерәбез.

Җылыту мизгеле башлану сәбәпле, җылыту корылмалары, мичләр һәм электр приборларының, электр үткәргечләрнең торышын карыйбыз. Имин булмаган гаиләләр ачыклаганда, алар балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиягә чакырыла, - дип билгеләп үтте гаилә белән эшләү буенча белгеч Зилә Кудашева.

Тикшерү барышында ачыклануынча, күп кенә гаиләләрдәге мичләргә ремонтлау, кайберләрендә иске электр үткәргечне алыштыру таләп ителә.

- Ел башыннан республикада 9615 янгын теркәлде, 211 кеше һәлак булды, шуларның 13е - балалар. Безнең районда чыккан 144 янгында 2 кеше һәлак булды, - дип билгеләп үтте янгын часте начальнигы Илдус Фаил улы.

Мондый рейдлар хокук бозуларны профилактикалау өчен кирәк. Комиссия шулай ук ата-аналарга балаларны төнге вакытта караучысыз калдыру хәвефле булуы турында кисәтә.

Гөлчәчәк Әсәдуллина.

Имин булмаган гаиләләр – игътибар үзәгендә
Имин булмаган гаиләләр – игътибар үзәгендә
Автор:Гульчачак Асадуллина
Читайте нас: