Түбәнге Төкен авылыннан Сәлимә Әлмөхәммәтовага 90 яшь. Олы яшьтә булуына карамастан, сайлау участогына тәүгеләрдән булып, йөгереп диярлек килгән.
- Мондый вакыйгадан беркем дә читтә калырга тиеш түгел. Без балаларыбызның, оныкларыбызның, туруннарыбызның киләчәген сайлыйбыз, - ди хезмәт ветераны.
Сәлимә апаның яшьлеге авыр сугыш елларына туры килгән, шуңа бүгенге тормышка куанып, киләчәктә дә илебезнең имин, тыныч булуын теләп яши ул.