Башкортстан Республикасы Җәмәгать палатасының Саулык саклау, социаль өлкә, гаилә, балалык һәм киң мәгълүмат чаралары белән эш итү буенча комиссиясе рәисе Гөлназ Колһарина хәбәр итүенчә, Уфа шәһәренең 170 нче һәм 171нче сайлау участокларында сайлаучыларның соравы буенча башкорт һәм татар телләрендә бюллетеннәр бирелә.