Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров сайлау бюллетеньнәренең 90,7 процентын эшкәрткәннән соң алда баруы билгеле булды. ТАСС мәгълүматларына караганда, республика җитәкчесе 81,97 процент тавыш җыйган.
Икенче урында - КПРФтан төбәк Башлыгы постына кандидат Юнир Котлыгужин, ул 6,87 процент тавыш җыйган. Өченче урында - ЛДПР партиясеннән кандидат Иван Сухарев (4,62),
дүртенчедә - "Яблоко"дан Зөлфия Гайсина (1,51),
бишенчедә "Гадел Русия"дән - Юрий Игнатьев (1,23),
алтынчыда - "Руссия патриотлары"нан Рәфис Кадыйров (1,1),
җиденчедә - "Гражданская сила"дан Владимир Барабаш (0,97)
һәм "Русия пенсионерлары социаль гаделлек өчен" партиясеннән Владимир Кобзев (0,82) процент тавыш җыйганнар.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/vybory-2019/saylaularny-90-71-protsent-byulletene-eshk-rtelg-nn-n-so-radiy-kh-birov-alda-bara/