Үзән
-6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Шәҗәрә
26 июль 2019, 13:52

Нәсел җепләрен барладык

Һәрбер кеше җиде буынга кадәр әтисе, әнисе ягыннан булган картәтиләренең исемнәрен, аларның яшәү тәртибен белергә тиеш. Чынлап та, еллар узган саен әти-әни кадере тагын да көчәя, йөрәкнең иң түрендә урын ала икән. Бу уңайдан узган атнада Ибраһим авылында “Мансур картәтинең балалары” дигән бик матур җыен үткәрелде.

Һәрбер кеше җиде буынга кадәр әтисе, әнисе ягыннан булган картәтиләренең исемнәрен, аларның яшәү тәртибен белергә тиеш. Чынлап та, еллар узган саен әти-әни кадере тагын да көчәя, йөрәкнең иң түрендә урын ала икән. Бу уңайдан узган атнада Ибраһим авылында “Мансур картәтинең балалары” дигән бик матур җыен үткәрелде.
Нәсел җепләре илледән артык кешене берләштергән Мансур Иманго­ловның оныкасы Гөлсинә һәм Зиннәт Вәлиевлар Ибраһим авылында - әти-әнисенең төп нигезендә, ягъни үз ихатасында барлык туганнарын шәҗәрә бәйрәменә чакырды.
Иртән-иртүк киң итеп ачылган йорт капкасының алды затлы-затлы машиналар белән тулды. Очрашырга, күре­шергә һәм танышырга дип тантанага ерак юлларны якын итеп, республи­каның төрле төбәкләреннән Мансур картәтинең онык-оныкалары һәм туруннары, барлыгы иллегә якын вәки­ле җыелды.
Зур һәм күркәм йорт эченә әзер­лән­гән мул табын артына утырышып беткән­нән соң, килгән кунакларны йорт хуҗа­лары җиде буынлык шәҗәрәсе белән таныштырды. Алар бүгенге көндә төп фамилияне йөртүчеләрне, аларның тормышыннан кызыклы һәм тарихи вакыйгаларны, башкарган эшләрен, яулаган дәрәҗәләрен, яшьләрне һәм үсеп килүче онык-оныкаларының исемнәрен атап үттеләр.
- Нәселеңне белү, эзләү - барыбызның да изге бурычы. Ул - туганнар белән аралашу, белмәгәннәре белән танышу, хәл­ләрен белешү, дигән сүз. Мондый очрашулар үткәннәребез белән тоташтыра, кем булуыбызны ачыкларга ярдәм итә. Шуңа да без үзебезнең әти-әниләре­безне, нәнәй-картәтиләребезне онытмаска, аларның рухына Коръән укытып торырга, каберләрен балаларыбызга, оныкларыбызга күрсәтергә һәм тәр­бияләп торырга тиешбез, - диде Мансур картәтинең оныкасы - Белореттан килгән Фәндидә Мингәрәева.
Картәтиебез Иманголов Мансур Муллагол улы 1909 елда Бозаяз районы Иске Муса авылында ярлы гаиләдә туган. 1931 елда Маһи нәнәй белән гаилә корып яши башлыйлар. 1932 елда - Әнис, 1934 елда - Лилия, 1936 елда - Фәния, 1938 ­елда - Фәнис, 1941 елда Фәнил исемле балалары туа. Сугыш башлану белән тәүгеләрдән булып фронтка киткәндә төпчек улы Фәнил нибары 40 көнлек кенә булып кала. Разведкада хезмәт итә, илебезне фашист илбасарларыннан азат итүдә катнаша. Дошман тылына махсус задание белән барганда пленга эләгә. Ач һәм ялангач килеш байтак эшләр башкарырга туры килә аңа, нәтиҗәдә, ябыгып, хәлсезләзнеп 1942 елның апрелендә һәлак була.
Әгәр исән булса, аңа шул көннәрдә 110 яшь тулган булыр иде. Ләкин ул үзенең онык-оныкалары һәм туруннары белән чиксез горурлана ала. Аларның барсы да югары белем алуга ирешкәннәр һәм тормышта үз юлларын тапканнар. Үзебезнең генә түгел, чит илләрдә дә гөрләтеп дөнья көтәләр, төрле өлкәләрдә тырышып эшләп йөриләр. Барысы турында да тик мактау сүзләре әйтергә мөмкин. Алар арасында укытучылар, бухгалтерлар, икътисадчылар, суд приставлары, дәүләт инспекциясе начальнигы, Салым инспекциясе хезмәткәр­ләре, район эчке эшләр бүлеге урынбасары, юристлар, төзүчеләр, водительләр һәм башкалар бар. Хәтта, бер туруны Мәскәү университетын тәмамлап, Голландиядә, бер оныкасы Германиядә эшли һәм яши.
Очрашуга килгән кунакларның бу көнне искә төшерер, сөйләр истәлекләре бик күп иде. Алар картәтиләренең тамырларын бүгенге көнгә кадәр кадерләп саклауларына берчә соклануын, берчә горурлануын яшермәделәр.
Күңелле музыка яңгырап торды. Азамат Галиуллин, Зиннәт Вәлиев, Фәнил Абсаликов кунаклар өчен сарык суеп, зур казанның берсендә аш, икенчесендә пылау пешерделәр. Кызу утта шашлык өлгерде. Бәйрәм ихатада әзерләнгән озын өстәл артында дәвам итте. Соңын­нан күмәкләшеп авыл урамнары буйлап үттеләр, таби­гатенә сокланып карап йөределәр, Кызылга елгасы янына барып, истәлеккә фотога төштеләр. Барсы да үзләре белән таныштырып, кызыклы хәлләрне искә төшереп, нәсел җепләрен барлап төнгә кадәр сөйләшеп утырды. Мондый бәй­рәмне оештырган, туганнарны очрашты­рып, күрештергән өчен килгән кунак­ларның барсы да Мансур картәтинең оныкалары Миннира, Фәндидә, Гөлсинә һәм Рәйсә, аларның тормыш иптәшләренә рәхмәтләрен җиткерде.
Шунысы куанычлы, бу очрашуга бәләкәй балаларның да килүе зур игътибарга лаек. Алар кечкенәдән үз тамырларын белеп үссә, ата-бабалары­бызның нигезе корымаячак. Әйткәндәй, бу көнне алар өчен төрле уеннар оештырылды, җиңүчеләргә һәм дә барлык катнашучыларга бүләкләр таратылды.
Бу очрашу яшь буынга нәселеңне, телеңне, гореф-гадәтләрне белергә, буыннан буынга саклап, киләчәктә үсеп килүче яшьләргә түкми-чәчми тапшырырга кирәклеген күрсәтү үрнәге булсын иде. Нәсел агачын, нәнәй-картәти­ләребезнең әллә ничә буынга кадәр исемнәрен, тормыш юлларын белгән, якын һәм ерак туганнарын җыйган чара оешкан рәвештә матур үтте. Очрашу аларда үзләренең нәсел тамырларын өйрәнүгә омтылыш, туганнарына карата ихтирам хисе уяткандыр, дип уйлыйм.
Барсы да бәйрәмнән канәгать булып, мул табын әзерләп, һәммәсен сыйлаган хуҗаларга рәхмәт әйтеп, биш елдан соң тагы очрашырга кирәк, дигән теләк белән таралышты.
Венера Гафарова.
Автор фотосы.
Читайте нас: