Иртән-иртүк киң итеп ачылган йорт капкасының алды затлы-затлы машиналар белән тулды. Очрашырга, күрешергә һәм танышырга дип тантанага ерак юлларны якын итеп, республиканың төрле төбәкләреннән Мансур картәтинең онык-оныкалары һәм туруннары, барлыгы иллегә якын вәкиле җыелды.
Зур һәм күркәм йорт эченә әзерләнгән мул табын артына утырышып беткәннән соң, килгән кунакларны йорт хуҗалары җиде буынлык шәҗәрәсе белән таныштырды. Алар бүгенге көндә төп фамилияне йөртүчеләрне, аларның тормышыннан кызыклы һәм тарихи вакыйгаларны, башкарган эшләрен, яулаган дәрәҗәләрен, яшьләрне һәм үсеп килүче онык-оныкаларының исемнәрен атап үттеләр.
- Нәселеңне белү, эзләү - барыбызның да изге бурычы. Ул - туганнар белән аралашу, белмәгәннәре белән танышу, хәлләрен белешү, дигән сүз. Мондый очрашулар үткәннәребез белән тоташтыра, кем булуыбыз¬ны ачыкларга ярдәм итә. Шуңа да без үзебезнең әти-әниләребезне, нәнәй-картәтиләребезне онытмаска, аларның рухына Коръән укытып торырга, каберләрен балаларыбызга, оныкларыбызга күрсәтергә һәм тәрбияләп торырга тиешбез, - диде Белореттан килгән Фәндидә Мингәрәева.
Картәтиебез Иманголов Мансур Муллагол улы 1909 елда Бозаяз районы Иске Муса авылында урта хәлле гаиләдә туган. 1931 елда Маһи нәнәй белән гаилә корып яши башлыйлар. 1932 елда - Әнис, 1934 елда - Лилия, 1936 елда - Фәния, 1938 елда - Фәнис, 1941 елда Фәнил исемле балалары туа. Сугыш башлану белән тәүгеләрдән булып фронтка киткәндә төпчек улы Фәнил нибары 40 көнлек кенә булып кала. Разведкада хезмәт итә, илебезне фашист илбасарларыннан азат итүдә катнаша. Дошман тылына махсус задание белән барганда берсендә пленга эләгә. Ач һәм ялангач килеш байтак эшләр башкарырга туры килә аңа, нәтиҗәдә, ябыгып, хәлсезләзнеп 1942 елның апрелендә һәлак була.
Әгәр исән булса, аңа шул көннәрдә 110 яшь тулган булыр иде. Ләкин ул үзенең онык-оныкалары һәм туруннары белән чиксез горурлана ала. Аларның барсы да югары белем алуга ирешкәннәр һәм тормышта үз юлларын тапканнар. Үзебезнең генә түгел, чит илләрдә дә гөрләтеп дөнья көтәләр, төрле өлкәләрдә тырышып эшләп йөриләр. Барысы турында да тик мактау сүзләре әйтергә мөмкин. Алар арасында укытучылар, бухгалтерлар, икътисадчылар, суд приставлары, дәүләт инспекциясе начальнигы, Салым инспекциясе хезмәткәрләре, район эчке эшләр бүлеге урынбасары, юристлар, төзүчеләр, водительләр һәм башкалар бар. Хәтта, бер туруны Мәскәү университетын тәмамлап, Голландиядә, бер оныкасы Германиядә эшли һәм яши.
Соңыннан бәйрәм ихатада әзерләнгән озын өстәл артында дәвам итте. Очрашуга килгән кунакларның бу көнне искә төшерер, сөйләр истәлекләре бик күп иде. Алар картәтиләренең тамырларын бүгенге көнгә кадәр кадерләп саклауларына берчә соклануын, берчә горурлануын яшермәделәр.
Күңелле музыка яңгырап торды. Йорт хуҗасы – Зиннәт Вәлиев белән Фәнил Абсаликов кунаклар өчен сарык суйган, зур казанның берсендә аш, икенчесендә пылау пешерделәр. Кызу утта шашлык өлгерде. Хатын-кызлар йөгертеп ихатада табын әзерләде. Барсы да үзләре белән таныштырып, кызыклы хәлләрне искә төшереп, нәсел җепләрен барлап төнгә кадәр сөйләшеп утырды. Соңыннан күмәкләшеп авыл урамнары буйлап үттеләр, табигатенә сокланып карап йөределәр, Кызылга елгасы янына барып, истәлеккә фотога төштеләр. Мондый бәйрәмне оештырган, туганнарны очраштырып, күрештергән өчен килгән кунакларның барсы да Мансур картәтинең оныкалары Фәндидә, Гөлсинә һәм Рәйсә, аларның тормыш иптәшләре Зиннәт һәм Фәнилгә рәхмәтләрен җиткерде.
Шунысы куанычлы, бу очрашуга бәләкәй балаларның да килүе зур игътибарга лаек. Алар кечкенәдән үз тамырларын белеп үссә, ата-бабаларыбызның нигезе корымаячак. Әйткәндәй, бу көнне алар өчен төрле уеннар оештырылды, җиңүчеләргә һәм дә барлык катнашучыларга бүләкләр таратылды.
Бу очрашу яшь буынга нәселеңне, телеңне, гореф-гадәтләрне белергә, буыннан буынга саклап, киләчәктә үсеп килүче яшьләргә түкми-чәчми тапшырырга кирәклеген күрсәтү үрнәге булсын иде. Нәсел агачын, нәнәй-картәтиләребезнең әллә ничә буынга кадәр исемнәрен, тормыш юлларын белгән, якын һәм ерак туганнарын җыйган чара оешкан рәвештә матур үтте. Очрашу аларда үзләренең нәсел тамырларын өйрәнүгә омтылыш, туганнарына карата ихтирам хисе уяткандыр, дип уйлыйм. Барсы да бәйрәмнән канәгать булып, мул табын әзерләп, һәммәсен сыйлаган хуҗаларга рәхмәт әйтеп, биш елдан соң тагы очрашырга кирәк, дигән теләк белән таралышты.