Нурия апа күпләргә уңган бакчачы буларак та яхшы таныш. Күршеләреннән: “Кешенең кыяры ике яфракта утырганда алар кыяр ашый башлый, безнең помидорлар чәчәк атканда аларныкы кып-кызыл булып пешә“, дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Чынлап та, быелгы яңгырлы елда да бакчаларында бер бөртек чүпкә дә үсәргә ирек бирмәүче, кырмыскадай тырыш Исхаковлар миндә соклану хисе уята. Балалары – кызлары Гөлнара һәм Лариса, уллары Рөстәм дә үзләре кебек уңган һәм тырыш. Барсы да гаилә корып, шул авылда яшиләр, балалар үстерәләр.
- Өйдәге эшләрне тәмамлау белән бакчама чыгып, дөньямны онытып рәхәтләнеп эшлим. Һәр яшелчә һәм җимешне тәрбияләгәндә генә мул уңыш алырга була. Шуңа да, ел әйләнәсе үзебез үстергән яшелчәләр өстәлебездән өзелгәне юк, – ди Нурия апа.
Әнә сабакларында кып-кызыл булып пешеп утырган помидорлар да, төрле төстәге борычлар, кыяр, кәбестә, суган, чөгендер, кишер, баклажан һәм башка төр яшелчәләр дә үзләренә генә түгел, балаларына да җитәклек булып өлгергән.
Авыл тормышына хас булганча, Исхаковлар мал-туар һәм кош-корт асрамыйча көн күрүне дә күз алдына китермиләр. Сыерлы булу – сыйлы булу, дигән әйтем халыкта юкка гына әйтелмәгән. Ләкин ул сый табынга килеп җиткәнче аларга күпме тырышлык салырга туры килүен алар үзләре генә беләдер.
- Тормыш иптәшем һәм балаларым булганда мине бернинди авырлыклар да, мәшәкатьләр дә куркытмый, - ди ул.
Менә шундый ачык йөзле, тырыш һәм уңган кешеләр яши авылыбызда.