Бер танышым: “Кунак җыярга булсам, камыр ашларын Флюра Бакиевадан пешертеп алам. Аның бавырсаклары һәм беленнәре телеңне йотарлык тәмле була” – дип аны мактап алды. Бавырсак элек-электән татар халкының кунакчыллыгын күрсәтүче иң тәмле милли ризыгы санала. Вак-вак итеп турап, майда пешерелгән, бал белән катырылган бу татлы камыр ризыкны безнең халык табынга куя, кунакка барганда да күчтәнәч итеп ала. Чынлап та, Флюра Вәсил кызы пешергән камыр ашлары бигрәк тәмле килеп чыга. Тышкы кыяфәтен, борынны кытыклап кергән хуш исен әйтеп-аңлатып бетереп булмый. Һөнәри осталыгын салып, күңел җылысын кушып әзерләгән ризык тәмсез була алмый шул. Ә Флюра Бакиеваның тәҗрибә җитәрлек - 36 ел гомерен ул аш-су өлкәсенә - җәмәгать туклану җәмгыятенә багышлаган.
- Бәләкәйдән пешеренергә яраттым, ул һөнәр күңелемә ничектер якын тоелды. Стәрлетамак шәһәренең 73нче санлы һөнәрчелек училищесын тәмамлагач, бераз вакыт Бөре шәһәрендә эшләп алдым, - ди әңгәмәдәшчем.
Булачак тормыш иптәше - Янбай авылы егете Әнвәр Мәгъдән улы белән дә шунда танышалар. Егет аңа тәү күрүдән гашыйк була. Шулай итеп, тумышы белән Бишбүләк районының Барш касабасыннан булган кыз районыбызның үз кешесенә әверелә. Матур башланган мәхәббәт тарихы гаилә тууга сәбәп була. Куанычлары булып, уллары Айрат һәм кызлары Гүзәл дөньяга килә. Аларга лаеклы тәрбия биреп, икесенә дә Башкорт дәүләт авиация университетында белем алырга ярдәм итәләр. Бүген аларның икесе дә тормышлы, әти-әниләрен шатландырып һәм уңышлары белән куандырып торалар. Зур сөенечләре булып онык-оныкалары үсеп килә. Эшендә генә түгел, өендә дә шундый ук эшләрне башкарырга туры килә аңа. Ә Флюра Вәвил кызы өчен моның бер авырлыгы да юк, яратып башкарган эш туйдырмый ул.
Флюра Бакиева турында байтак мактау сүзләре әйтергә мөмкин. Районда ул иң оста һәм уңган ашнакчыларның берсе, күпләрнең остазы да. Ул әзерләгән ризыклар һәрвакыт тәменә җиткерелгән, бизәлеше күз явын алырлык. Район Сабантуйлары, төрле семинарлар кунаклары да аның оста куллары пешергән ризыкларыннан авыз итмичә калмый. Һөнәри осталыгы ягыннан гына түгел, кешелеклеге өчен дә аны хезмәттәшләре хөрмәт итә. Җәмәгать туклануы хезмәткәрләренең һөнәри осталык конкурсында катнашып, берничә тапкыр җиңү яулады.
- Тәмледән-тәмле ризыклар белән кешеләрне сыйлау, алардан рәхмәт сүзләре ишетү күңелгә әйтеп бетермәслек рәхәтлек һәм канәгатьлек хисләре бирә. Хаклы ялда булсам да, яраткан эшемнән аерыла алмыйм, - ди Флюра Бакиева.
Әңгәмә вакытында мин аңардан үзе генә белгән бавырсак рецебын сорадым.
- Камыр ясар өчен йомыркаларны туңдырырга кирәк. Әйтик, зур табынга түгел, ә үзеңә 1-2 килограмм бавырсак пешерү өчен камырны биш йомыркага басу җитә. Йомырканы туңдырсаң – камыр уңа. Кыш көне аларны тышта, җәен суыткычта туңдырырга мөмкин.
Шулай итеп, туңган биш йомырканың кабыгын әрчеп, бүлмә температурасында эретергә кирәк. Аннары алар өстенә 2 аш кашыгы үсемлек мае, бер чеметеп тоз, чеметеп кенә чәй содасы, 1 чәй кашыгы шикәр комы салып, яхшылап болгатасың. Шушы массага он кушып, сыек кына камыр ясыйсың. Ул - коймак камырыннан куерак, токмач камырыннан йомшаграк булырга тиеш. Аннан тактага бушатып, аңа әз-әз генә он куша-куша камыр басасың. Ул әзер булгач, аны бишкә бүлеп, һәр кисәкне куллар белән тактада әвәли-әвәли озынча таяк рәвешендә сузасың. Шушы озынча камырларны һәркайсын пычак белән ромбиклап кисәкләргә кисәсең. Бавырсак күпереп пешсен өчен камыр пешәсе майга су салырга кирәк. Иң элек киң зур тимер савытка (эмаль савыт ярамый) салкын үсемлек мае, алдан аерым савытта эретелгән туңмай белән бер стакан салкын су салып болгатасың. Барсын бергә кушасың. Бавырсак пешәсе май салкын булырга тиеш. Савыт төбенә, сыйган кадәр, чи бавырсак кисәкләрен тезәсең дә, аны тулы көченә янып торган газ плитәсенә утыртасың. Май җылына башлагач, бавырсаклар төпкә ябышмасын өчен савытны әкрен генә селкеткәлисең. Бавырсак әзерләүнең иң авыры камыр ясауда түгел, ә аны пешерүдә. Май кайнап чыккач, бавырсакларны әкренләп болгатып торырга кирәк. Су кайнап беткәч, алар савытта калган майда кызара башлый. Бавырсакның пешкәнме-юкмы икәнен белү өчен аның берсен майдан алып, читкә алып куясың. Әгәр дә бавырсак шиңә икән, ул әле пешеп җитмәгән дигән сүз, - дип сере белән уртаклашты ул.
- Һәрвакыт ачык йөзле, тәмле телле һәм бик ярдәмчел булганы өчен без аңа рәхмәтлебез. Киләчәктә дә аның белән бергә-бергә эшләргә язсын иде, - ди аның хезмәттәшләре.