Бүгенге көндә Сахай авыл Советы авыл биләмәсендә берничә генә ветеран исән. Иске Шәрәйдән Япониягә каршы сугышта катнашкан Мөхәммәт Арслан улы Чураголов һәм Венгриядәге хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы Вәдүт Әбләис улы Рәҗәпов. Сахайда әлеге вакытта бердәнбер ветеран – Сабирҗан Зиннәтулла улы Әсфәндияров кына исән. Шул көннәрдә ул 100 яшен тутырды. Һәм бүгенге көндә кызы Гүзәл белән кияве Риф тәрбиясендә авылыбызның соңгы герое булып яши.
Сугыш ветераны Сабирҗан бабайның йортына барып, аның бу дәһшәтле сугыш елларын хәтеренә төшереп, сөйләп бирүен үтендем.
- Мин 1938 елда армия сафларына алындым. Хезмәтемне тутырып, туган авылыма кайтырга, дип торганда сугыш чыгып китте. Тәүдә укчылар ротасында, соңыннан артиллериядә хезмәт иттем. Берничә тапкыр яраландым. Госпитальдә ятып чыккач, янә сафка бастым. Аннан соң танкка утырдым. Дошманга каршы каты сугышлар барган вакытта илебез көчлерәк һәм яхшырак танклар чыгара башлады. Часть командиры яңа танклар алып кайту өчен мине Горький шәһәренә җибәрде. Анда бераз укып, ике яңа танк белән кайтып, сугышка керәм дигәндә, мине шундагы училищеда яшь танкистларны укытырга алып калдылар. Сугыш тәмамлангач та, тиз генә туган авылыма кайту насыйп итмәде. 1946 елда гына кайтып кердем. 1948 елда Садыйка апаңа өйләнеп, дөнья көтә башладык. Бер-бер артлы Халит, Вәсим, Әмирҗан исемле улларыбыз һәм Гүзәл кызыбыз туды. Бүген бик бәхетле тормышта яшим, - дип тәмамлады сүзен 100 яшьлек ветеран.
Мин кайчандыр Сабирҗан бабайның бертуганы Гыйбадулла бабайдан сугыш хәлләре турында сорашып, аның хакында язган идем. Ул алгы флангта пулеметчылар ротасында хезмәт иткән.
- Миңа көн саен 7шәр солдат бирәләр, алар көн саен вафат була. Мин шундый дәһшәтле, коточкыч мәшхәрдә ничек исән калганмындыр? - дип сөйләгән иде. Әйе, Зиннәтулла һәм Хөсниямал Әсфәндияровлар карап үстергән унике баланың алтысы бу сугышта катнаша. Муса, Гайса, Хәлиулла һәм Хөсәен исемле уллары сугыш яланнарында ятып кала. Тик соңгы ике улына гына үз аяклары белән кайту насыйп була.
Сабирҗан бабай гомере буе “Победа” колхозында эшләде. Тәүдә хуҗалыкның келәт мөдире, соңыннан терлекчелек тармагында азык базасына җитәкчелек итте. Бергә эшләгән иптәшләренә һәм хуҗалык җитәкчеләренә тырыш эшче һәм яхшы киңәшче булды. Балаларын үз үрнәгендә, эшсөяр итеп тәрбияләп үстерделәр. Бәлки, озын гомеренең сере дә халыкка хезмәт итеп, игелек кылып яшәвендәдер.
Сүземнең ахырында Сабирҗан Зиннәтулла улын 100 яшьлек күркәм юбилее уңаеннан барлык авылдашларым исеменнән ихлас күңелдән котлыйм һәм исәнлек-саулык, тагын да Ходай биргән гомерен матур итеп, хәерле картлыкта үткәрүен телим.