Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Синең кешеләрең, авыл
15 сентябрь 2017, 14:09

Халкыбыз асыл уллары белән данлы

Туган жир, туган туфрак, туган нигез... Бу тирән мәгънәле төшенчәләр һәркем өчен дә изге һәм кадерле. Кеше кайда гына бармасын, нинди генә урыннарга сокланмасын, аның күңелен һәрвакыт газиз җире, туган нигезе үзенә тарта. Биредә аның әти-әнисе гомер итә, нәселе, туганнары яши, ерак бабаларының каберләре, аларның истәлекләре саклана. Шуңа да, үзенең кыска гына гомере эчендә кеше барысына да өлгерергә, барын да танырга, белергә, үзе эшләп калырга, сөенергә, шатланырга, кайгы-хәсрәтне жиңеп чыгарга һәм, иң мөһиме, үзе турында киләчәк буынга якты истәлек калдырырга тиеш.

Безнең төбәк тә асыл уллары белән данлы. Сарт-Чишмә авылы клубында шундый хөрмәткә лаек кешеләрнең берсе - олы шәхес Хөрмәтулла Абдрафи­ковның иҗади кичәсе җылы шартларда үтте. Ул шул авылда туып-үскән. Вакытында “Урал” колхозында зоотехник булып эшләгән. Хезмәте дәүләт тарафыннан Мактау грамоталары һәм медальләр белән бәһаланган. Бүгенге көндә ул лаеклы ялда, Уфа шәһәрендә бәхетле гомер кичерә. Яшь вакытыннан ук нәсел-ырулар турында мәгьлүматлар туплый, шәҗәрәләр төзү белән мавыга. Ләкин әти-әнисе гомер иткән йорт нигезенә дә эзне суытмый - әледән-әле кайтып торалар, зур бакча үстерәләр.
“Үлгәч тә искә алсыннар дисәң, игелекле нәсел һәм эчтәлекле китап язып калдыр”, - дигән борынгы акыл ияләренең берсе. Ул да архивларда утырып, Кырмыскалы районында яшәгән башкорт халкының тарихы белән бергә башка милләтләрнең шәҗәрәсен төзүдә зур өлеш кертә. Сарт-Чишмә авылы тарихын, мәдәниятен бик тирәннән өйрәнеп, халыкка җиткерә. Генерал-майор Миңлегали Шәйморатов, Социалистик Хезмәт Герое Банат Батырованың тарихын баетты, яу яланнарында батырларча һәлак булган һәм исән кайткан якташларының истәлеген яктыртуда зур өлеш кертә. М.Акмулла, Ш.Бабич, Г.Тукай, М.Өметбаев һәм башкаларның шигырьләрен ятлап, йөрәк түреннән чыккан олы кичерешләре белән яттан сөйли һәм апасыннан калган бәетләрне дә кадерләп саклый.
Нәселең игелекле булсын дисәң, үзең дә игелекле булырга, игелекле балалар үстерергә тиешсең. Хөрмәтулла Абдрафиков үзенең балаларында кешелеклелек сыйфатларын тәрбияли. Ике улы да югары белемле, бүгенге көндә югары дәрәҗәле урыннарны биләп, үзләренең милләтенә тугры хезмәт итәләр. Димәк, буыннар чылбыры өзелми, алар лаеклы дәвам ителә. Әтисе нигезен саклап торган йорт үзе бер тарихи музейны хәтерләтә. Өстәлдә халкыбызның борынгы җырлары, тел-тарих турындагы бик күп китаплар, буыннар язмышын саклаган төргәк-төргәк истәлекле шәҗә­рәләр һәм аның хезмәтен бәһалаган мактау кәгазьләре бихисап. Димәк, аларның эшләре тарих битләренә язылып, киләчәк буыннарга тапшырыла бара.
Иҗат кичәсе озак барды. Аның барышында эчтәлекле һәм мәгънәле чыгышлар яңгырады. Хөрмәтулла Абдрафиковкны дуслары, туганнары һәм авылдашлары ихлас тәбрикләде, йөрәк түреннән чыккан рәхмәтләрен әйтте, мактау сүзләрен җиткерде.
- Архивларда утырып материаллар эзләү, милләтеңнең, халкыңның үткәне, тарихы белән кызыксыну, гасырлар буе сакланып килгән гореф-гадәтләре, көнкүреше белән таныштыру зур сабырлык таләп итә, - диде авыл старостасы Рәүф Рәхмәтулла улы Гайнуллин.
Яңа Кыешкы авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Фәнүр Фәйзелкаюм улы болай диде:
- Бүген без олы шәхесне данлыйбыз. Хөрмәтулла абый да, Өметбаевлар кебек, фидакарь хезмәте белән олы ихтирамга лаек кеше. Исән чакта кешенең иҗатын, хезмәтен бәһаларга өйрәнергә бурыч­лыбыз. Хөрмәтулла абый да, 80 яшькә аяк басып килүенә карамастан, иҗатка тугры кала.
Кичә матур хатирәләр, халык җырлары белән үрелеп барды. Яңа Кыешкы авыл биләмәсе башлыгы Фәнүр Гайнуллин аңа диплом һәм истәлекле бүләк тапшырды. Хөрмәтулла абый, үз чиратында, халыкка рәхмәт белдереп, үз кулы белән авылдашларына Сарт-Науруз авылының шәҗәрәсен бүләк итте.
Авыл старостасы Рәүф Рәхмәтулла улы киләчәктә авыл тарихын ныгытып, архивлар өстендә эшләргә сүз бирде. Якташларының котлау сүзләрен, тарихны баетып сөйләүләрен ишетеп, без күңелебез аша ата-бабалары­бызның үткәненә әйләнеп кайткандай булдык. Хөрмәтулла Абдрафиковны хөрмәт итеп килгән авылдашларына, җитәкчеләргә олы рәхмәтебезне бел­дерәбез, бүген алар бу бәйрәмгә килеп, үзенең туган җирен, гореф-гадәтләрен зурлады,
Буыннар чылбырын өзмичә, һәр буын, гаилә тарихына үзеннән өлеш кертеп, үткәннәр белән киләчәк буыннарны ныгытса, нәселнең киләчәге өметле булачак. Шәҗәрәңне, ягъни, нәсел агачыңны белү, эзләү – һәммәбезнең игелекле бер эше булсын иде.
Миннифа Батталова.
Үтәгән авылы.
Читайте нас: