Авылдашларына Зөлфрид Зәкәрия улы гомерен терлекчелеккә багышлаган эшсөяр хезмәткәр буларак яхшы таныш. Вакытында ул “Дружба” колхозында көтүче дә, ветеринар булып та эшләгән. Байтак еллар сарык фермасына җитәкчелек иткән. Ул елларда фермада өч мең башка якын сарык асрала. Хуҗалык меринос токымын үрчетү һәм сатуга лицензиясе булган республикада алдынгы хуҗалыкларның берсе була.
- Бер кызыклы хәл истә калган. Тиз авырлык җыя торган токымлы сарыкның берсен үлчәп карарга булдык. Кемдер аны күтәреп карады, ләкин көче җитмәде, ә без аңардан ботканы аз ашагансың дип көлдек. Өстен алгач, аның йоны 20 килограммга кадәр җитте, ә сарыкның тере авырлыгы 120 килограмм тәшкил итүен күреп аптырашта калдык. Коллективтагы Флүзә һәм Рәйдә Абдиевалар, Рәсима Кәримова һәм башкалар тырышып эшләп, югары күрсәткечләргә ирештеләр. Бәлки, шуның өчен дә 2007 елда терлекчелек буенча республика семинары бездә үткәрелгәндер, - ди әңгәмәдәшче.
Ферма бетерелгәннән соң, Зөлфрид Зәкәрия улы үзенең шәхси ярдәмчел хуҗалыгын киңәйтергә карар итә. Чөнки терлекчелектә аның тәҗрибәсе зур. Ул мөгезле эре һәм вак маллар, каз һәм үрдәкләр үрчетә башлый. Аңа гаиләсе зур ярдәм күрсәтә. Тумышы белән Авыргазы районыннан булган булачак тормыш иптәше Зөлфия Рәшит кызы Талбазы икмәк пекарнясында эшләгән, ә Зөлфрид анда еш кына икмәк артыннан барган була. Яшьләр шунда таныша да инде. Гаилә корып яши башлыйлар. Ике бала тәрбияләп үстерәләр. Кызлары Фидалия Уфа шәһәренең медицина училищесында укый, яңарак армия хезмәтеннән кайткан уллары Зөлфир хуҗалыкта әтисенә ярдәм итә.
Абдиевлар әйтүенчә, авылда елдан-ел мал саны кими. Алар моны авылдашларының читкә китеп эшләүләре, шул сәбәпле, йорт хуҗалыгын алып барырга вакытлары калмавы белән аңлаттылар.
- Авылдагы кеше мал-туар, кош-корт асрап, зур бакча үстереп яшәргә тиеш тә бит, - ди Абдиевлар ачынып.