Гаиләдә бер баламы, әллә берничәме - әни кешегә тәрбияче, укытучы, табиб, психолог, ашнакчы һәм җыештыручы да булырга туры килә. Ләкин балалар күбрәк булган саен, мәшәкатьләре, хәстәрлекләре белән бергә шатлык-куанычлары да арта гына, - ди Рушана Зиннур кызы, гаиләсе белән таныштырып. - Мин мәктәптә башкорт теле һәм әдәбияты дәресләрен укытам, тормыш иптәшем Мансур Мосавир улы водитель-экспедитор булып эшли. Өлкән улыбыз Руслан элемтә корылмасында монтажчы булып хезмәт сала, Айнур – Уфа ягулык-энергетика колледжы студенты, Рамазан һәм Илсур мәктәптә укыйлар, ә өч яшьлек Бәхтияр балалар бакчасына йөри. Кайчакта миннән: “Ашарга пешерергә, керләрен юарга, өй җыештырырга да кирәк бит. Барсына да ничек өлгерәсең?” – дип сорыйлар. Өлгерәбез, чөнки бездә эшне хатын-кызныкына, ир-егетләрнекенә аеру юк. Тормыш иптәшем дә, балалар да һәрвакыт ярдәм итәләр. Өйдә яки бакчада булсынмы - барлык эшләрне бергәләшеп башкарабыз. Мал, кош-корт асрыйбыз. Кичләрен һәм ял көннәрендә Мансур балаларны җыеп шахмат уйныйлар, кайчакта үзебез спектакльләр оештырабыз, биергә яратабыз. Әлбәттә, яшь чагымда мин биш балабыз булыр, дип уема да китерми идем. Ә хәзер улларым булганга куанып бетә алмыйм. Алар минем шатлыгым да, юанычым да, - ди бәхетле әни.