Унсигез яшьлек Мөнирәне язмыш җилләре 1957 елда безнең якка алып килә, биредә Кырмыскалы авылы егете Җәүдәт Насыйров белән танышып, чәчләрен-чәчкә бәйлиләр. Озын толымлы һәм уңган кыз район үзәк дәваханәсенә җыештыручы булып эшкә урнаша. Ул елларда сәламәтлек саклау учреждениесенең эшчәнлеге кече персоналның тырышлыгына да бәйле була, чөнки алар мич тә яга, су да ташый.
- Табиблар сәгать 9да эшкә килгәнче амбулаториядә җылы һәм чиста булсын, авыруларны кабул итә алсын өчен мин иртәнге сәгать 5тә үк мич яга башлый идем. Бик күп еллар күмер ягарга туры килде, ә ул үтә дә авыр хезмәт, - дип хәтерли ветеран.
Бераз вакыттан аны балалар бүлекчәсе стационарына күчерәләр. Ул елларда бүлекчә агач бинада урнашкан була. Анда да җыештыру гына түгел, мич ягып, плитә өстендә шприцлар һәм башка медицина инструментларын кайнату да аның өстендә була. Төнлә дежурствода торулар аеруча алҗыта. 60нчы елларда Кырмыскалы ярлы авыл була. Транспорт булмый, бик мөһим йомыш булганда гына Уфага бару өчен машина бирелә. Һәр төндә диярлек бүлекчәгә авыру бала китерәләр, ә җыештыручылар төнлә табибны өеннән алып килергә тиеш була. Шуңа да йокысыз һәм тынгысыз төннәр Мөнирә апаның хәтерендә ныклы уелып калган.
- Ул вакытта табиблар аеруча көчле һәм үз бурычларына җитди карадылар, кече һәм урта персоналга да таләпчән булдылар. Елена Николаевна Талалова, Рәйдә Саях кызы Солтангалиева, Сара Азиковна Пескина нәкъ шундыйлардан иде. Гомумән, мин эшләгән елларда Кырмыскалы авылында һәм дәваханәнең үзендә дә бик күп үзгәрешләр булды. Мәсәлән, 1957 елдан 1994 елга кадәр белемле һәм тәҗрибәле 15тән артык баш табиб алмашынды. Шулай да аларның берсе - Хәниф Шәех улы Бәширов аеруча хәтердә калган. Ул озак еллар дәвамында дәваханә коллективына җитәкчелек итте. Оста хирург буларак, хезмәттәшләре һәм халык арасында абруй казанды, кешелеклелек сыйфатлары белән дә ул аерылып торды. Гади хезмәткәрләрнең эшен барлык җитәкчеләр дә күрә белми, ә ул аларны һәрвакыт аңлады һәм хезмәтләрен лаеклы бәһалады, – ди ул.
Пенсиягә чыгар алдыннан Мөнирә апа озак вакыт районның балалар консультациясендә хезмәт салды. Дәваханәдә эшләү аның күп вакытын алуга карамастан, гаилә аның өчен иң мөһиме булып калды. Анда хәстәрлекләр дә, мәшәкатьләр дә җитәрлек. Балалар тәрбияләүдә ярдәм күрсәткән каенанасын ул әле булса ихтирам белән искә ала. Ике улы һәм бердәнбер кызы өчен аның күңеле тыныч, алар йөзгә кызыллык китерми, үзаллы тормыш көтәләр. Оныгы Җәмил Әхмәдуллин Мөнирә Фәйзелкадыйр кызы өчен аеруча якын. Бәлки, хаклы ялга чыккач, ул бик күп вакытын һәм көчен аңа багышлагангадыр. Башкача булуы мөмкин дә түгел, чөнки башкаларга караганда Җәмил ярдәмгә күбрәк мохтаҗ була. Ә бүгенге көндә аның күпкырлы сәләте ярдәмендә улларының берсе ачкан “Кармет” җәмгыяте ышанычлы адымнар белән алга атлый.
…Соңгы дистә ел эчендә дин Мөнирә Насыйрованың тормышында зур урын били. Коръән сүрәләрен ул бәләкәй чактан ук яттан белә, чөнки әтисе ягыннан да, әнисе ягыннан да картәтиләре мулла булган. 50 яшен тутыргач, Мөнирә апа ислам дине буенча янә белемен арттыра. Баксаң, һәр нәрсәнең үз вакыты икән. Менә байтак еллар Мөнирә апа намаз, Коръән укый, дини китаплардан аерылганы юк. Бәлки, кайчандыр ул догалар аңа авыр тормыш сынауларын лаеклы үтәргә ярдәм иткәндер.
Әкренләп дин аның тормыш мәгънәсенә әверелә. Үзенең догаларында Мөнирә апа дөнья иминлеге, балалары һәм оныклары исәнлеге һәм лаеклы үткән гомере өчен әти-әнисенең рухына дога кыла. Еш кына Бөек Ватан сугышы фронтында һәлак булган әтисе һәм ялгызы биш бала үстереп, олы тормыш юлына чыгарган әнисенә рәхмәт укый. Дин аның күңелен пакъландыра, яктылык өсти, яшәргә көч бирә.