Үзән
-13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Синең кешеләрең, авыл
7 декабрь 2017, 18:07

Әлимгафаров мәктәбе

…Яшәлгән һәр елы аңа кадерле. Әти-әнисенең бәләкәйдән крестьян хезмәтенә сөю тәрбияләвен, үсмер чагында ук сабан артына басуын, 13 яшендә бригада хисапчысы вазыйфаларын башкаруын онытып буламы соң? Абый-энеләренең барсы да Авыл хуҗалыгы институтын тәмамладылар һәм хезмәттә танылу алдылар. Рифхәт икенче эшкә күчү белән аның урынына Рәшит утырды һәм үзен районның таләпчән һәм эшенә җаваплы караган баш ветеринария табибы итеп күрсәтте. Энесе Рафикъ та тырышлыгы, эшсөючәнлеге белән аерылып торды. “Карлыман” совхозы басулары мул уңыш бирсен өчен баш агроном барлык белемен һәм көчен салды. Хуҗалык тәҗрибә уртаклашу мәктәбенә әверелде. Кызганычка каршы, аларның икесе дә фани дөньядан иртәрәк киттеләр, ләкин үзләре турында якты эз калдырдылар.

Бюро ялгышмый
Шәйморатов эпопеясе Әлим­гафаров өчен 1964 елда башлана. Партия район комитетының беренче секретаре Н.Я.Батанов аның белән әңгәмәләшкәндә, тәүдә көнкүреше, гаиләсе турында сораша, ветеринария хезмәте белән кызыксына. Бераз тынып торганнан соң:
- Без бюро әгъзалары белән киңәшләштек тә, Сезне, Рифхәт Зәйнәгытдин улы, Шәйморатов исемендәге колхоз рәисе вазыйфасына тәгаенләргә дигән карарга килдек. Хуҗалыктагы эшләр елдан-ел тотрыксызлана. Аны язмыш кочагына ташлап булмый да инде. Бюро әгъзалары Сезнең кандидатурада тукталды. Анда халык тырыш, җире уңдырышлы.
Бүлмәне тынлык басты. Аны Рифхәт Зәйнәгытдин улы бозды:
- Николай Яковлевич, мондый ышаныч күрсәтүегез өчен Сезгә һәм бюро әгъзаларына рәхмәт. Кулымнан килер микән, авыр һәм җаваплы эш бит?
32 яшьлек рәискә авыр мирас кала. Чынлап та, колхозда эшләр сүлпән бара. Юньле бер җитеш­терү бинасы, фермаларда малларда ашарга азык, кассада бер тиен акча юк. Йортлар салам баш­лы. Эшләргә кеше юк, яшь­ләр шәһәргә китә. Колхоз рәисе атна буена биредәге хәлне өйрәнә: бригадалар буйлап йөреп чыга, белгечләр, аксакаллар һәм гади хезмәткәрләрнең фикерен тыңлый. Колхозчыларның эшлекле тәкъдимнәре арытабангы эш нигезенә ята. Берничә ел үткәч кенә шәйморатовлылар рәис сүзен җилгә очыра торганнардан түгеллегенә инана. Колхоз әкренләп көч туплый.
Әле монда, әле тегендә сыер, дуңгыз фермалары һәм башка объектлар төзелә. Төп тармаклар гына түгел, ярдәмчел хуҗалыклар да үсеш ала. Бакчачылык, умартачылык, яшелчәчелек, сарыкчылык, пилорама, тегермәннән дә табыш килә башлый. Техника яңартыла. Башкару, җитештерү һәм технологик дисциплина ныгытыла. Хезмәт хакы вакытында түләнә.
Терлекчелеккә Рифхәт Зәй­нә­гытдин улы аеруча игътибар бирә. Продуктлылык югары булган саен колхоз кассасы да тулылануын ул яхшы ахлый. Бу максатка ирешү өчен ул мал азыгы базасын ныгыта, мал санын арттыра, токымчылык эшен яхшырта. Әйткәндәй, шәймора­товлылар беркайчан да салам артыннан чит төбәкләргә чыкмый. Алар һәрвакыт ике елга җитәрлек мал азыгы туплый. Кемдер дан өчен соңгы центнер фуражын тапшырып бетерсә дә, ул андый адымга бармый. Нинди генә хәл килеп туса да, Әлимгафаров ашлык калдыра.
Хуҗалык ныгый. Ул КПСС Үзәк комитеты, СССР Министрлар Советы, ВЦСПС һәм ВЛКСМ үзәк комитеты, РСФСР һәм ВЦСПС Министрлар Советы, СССР Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре профсоюзының үзәк комитеты, КПСС өлкә комитеты, Министрлар Советы, Өлкә профсоюзлар Советы һәм ВЛКСМның өлкә комитетының күчмә Кызыл Байрагы белән бүләкләнә.
Халык йөрәгенә ачкыч
Әлимгафаровның эшчән­ле­ген күзәткән һәр кеше аның көч-дәрте ташып торган оста оештыручы булуына инана.
…Көзге суыклар башлана. Шикәр чөгендеренең соңгы гектарлары кар астында кала. Рәис идарә әгъзаларын һәм белгеч­ләрне үзенә җыя. Ниндидер проб­лема килеп туган икән, кешеләр белән киңәш кору, аларның фикерен белүне йолага әверелдерә. Бүген дә ул кагый­дәгә тугры кала.
- Әйтегез, иптәшләр, - дип сүзен башлый ул, - нинди хуҗа акчасын җиргә күмә? Шикәр чөгендере сизелерлек табыш китерүен сезгә аңлатырга кирәк­мидер. Шуда да бер нәрсәгә карамый, уңышны коткарырга кирәк.
- Кирәк икән, кирәк! - дип җавап кайтаралар.
- Мондый көнне яхшы хуҗа этен дә тышка чыгармас, - дип кемдер ризасызлык белдерә.
- Кулдан килгәнчә, ярдәм итәрбез, - дип күпләр аны хуплап чыга.
- Рәхмәт, иптәшләр! - дип сүзен йомгаклый рәис. – Иртәгә басуда очрашырбыз.
Икенче көнне чөгендер басуы умарта иләвен хәтерләтә. Әле бер, әле икенче техниканың механизмы сафтан чыгуына карамастан, уңыш коткарып калына – һәр гектардан 445әр центнер татлы тамыразык казып алына. Шулай итеп, колхоз кассасы да тулылана, һәрберсенең хезмәте дә лаеклы бәһалана.
Ул елларда Рифхәт Зәй­нәгытдин улы җитәкчелек иткән Шәйморатов колхозы Әлим­гафаров кагыйдәсе буенча яшәде дисәм, дөреслеккә туры килер. Елдан-ел аның икътисады яхшыра. Дәүләттән бер тиен дә кредит алынмый. Ул райондагы гына түгел, республикада алдынгылыкка чыга. Бөртекле куль­тураларның һәр гектарыннан - 30-40 центнер, шикәр чөген­дереннән 300-400 центнер уңыш алына. Еллык саф табыш якынча өч миллион сумнан артып китә. Рәис канәгатьме? Әлбәттә! Ләкин ул уңышны тагы да арттыру турында уйлана. Бишьеллык йөкләмәне дүрт ел эчендә үтәп чыгу хыялы белән яна башлый. Чынбарлык һәм төгәл исәп колхозчыларны канат­­ландырып җибәрә, яңа җиңүләргә әйди. Уңышның нинди авырлыклар белән килүе турында сөйләү озакка китә. Ләкин алар җиңүгә ирешә. Хәтта планда каралганнан 3 айга иртәрәк. Колхоз дәүләткә 700 тонна ит, 3000 тон­на сөт, 10000 тонна ашлык, 25000 тонна шикәр чөгендере сата. Мөгезле эре мал саны 3 мең, дуңгыз 5500 башка кадәр җиткерелә. Табыш 3 миллион сумнан артып китә. Ил шәймо­ратовлыларның хезмәтен югары бәһалый – дистәләгән колхозчы орден-медальләр белән бүләк­ләнә, ә колхоз рәисенең күкрәген Ленин ордены бизи.
Тиеннән сумнар җыела
Рифхәт Зәйнәгытдин улы турында төрле фикерләр йөри. Берәүләр аны һәрвакыт ярдәмгә килүче юмарт җитәкче дисәләр, икенчеләр саран дип тукый һәм дәлилләр дә китерә. Ул ай саен барлык бүлекчәләрдә дә нарядларны тикшерә - кемнең ничә эш көне бар, күпме ягулык-материаллары тотынган, кемнең гаебе буенча бозау үлгән, ни өчен продукциянең үзкыйммәте югары, ә сыйфаты түбән, ни өчен көпә-көндез корпусларда лампочкалар яна, ни өчен инвентарь вакытыннан алда гамәлдән чыга, ни өчен кирәкмәгән алмаш частьлар сатып алына...
Тагы бер эпизод моны ачык дәлилли. Көз көне Бозаяз җиләк-җимеш совхозы директоры Риф Халиков Әлимгафаровка шундый тәкъдим белән мөрәҗәгать итә:
- Рифхәт Зәйнәгытдин улы, алманы кайда куярга белмибез. Дуңгызлар өчен бер дигән азык булыр иде.
- Нинди хак белән? – дип сорый рәис.
- Иң очсыз хак – килограммын 5 тиен белән.
- Кыйммәтрәк бит әле, Риф Мәхмүт улы. 3 тиен белән булса, ризалашыр идем.
Шулай итеп, бер йөк машинасы алма Таусеңер дуңгыз фермасына китереп бушатыла.
Хәтеремдә, пленумда партия район комитетының беренче секретаре И.Ф.Волик аны тәнкыйтли:
- Рифхәт Зәйнәгытдин улы, колхозның миллионлаган сум акчасы бар, ни өчен аны халыкның социаль-көнкүреш мәнфәгатьләре өчен тотынмыйсыз?
- Мин акчаны икътисадка тотыну ягындамын. Ул вакытта табыш та күпкә отышлырак булачак, - дип үзенең хаклыгын расларга тырыша рәис.
Күрәсең, бу кемгәдер ошамый: рәис колхоз иминлеген түгел, үзе турында кайгырта, дип уйлаучылар да табыла. Әйе, акчаны тотыныр алдыннан, ул аны максатка ярашлы тотыну турында уйлый. Сумнарның тиен­нәрдән җыелуын, елганың инештән хасил булуын ул яхшы аңлый. Әйе, ул Мәдәният йорты, мәктәп төзетергә, юлларга асфальт түшәргә, авылларга электр һәм газ үткәрергә ашыкмый тора. Бу дәүләтнең турыдан-туры бурычы, дип исәпли. Хәзер генә Рифхәт Зәйнәгытдин улының хаклыгына инанасың – ниһаять, дәүләт хуҗалыклардан ул йөкне алды. Әйткәндәй, Әлимгафаров төгәл исәп алып бара. Югыйсә, колхозның 9 миллионнан артык ирекле акчасы булмас иде. Ул вакытта райондагы түгел, республикада югары рентабельле колхоз була. Кызганычка каршы, Ельцинның үзгәртеп кору елларында бу акчаларны инфляция “ашый”.
Тормыш дәвам итә
Колхозда эшләр әкренләп җайга салына. Колхозчыларның билгеләгән бурычлары тормышка ашырыла. Ләкин тиздән авыл һәм рәис өстендә янә болытлар куера. Әлимгафаровның үзаллы эш итүе, үзсүзлеге, үз фикерен яклап чыгуы, өстәге күрсәт­мәләрне тыңламавы күпләргә ошамый. Аны колхоз рәисе вазыйфасыннан бушаталар. Аның бөтен казанышлары юкка чыгарыла. Ә ул – Ленин ордены һәм башка дәүләт наградалары кавалеры, Русиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре. Ул - берничә тапкыр партия район комитеты бюросы, район Советы башкарма комитеты әгъзасы, өлкә партия конференциясе, Башкортстанның Югары Советы, авыл һәм район Советлары делегаты. Пенсиягә чыгарга 2-3 ай гына калуына да игътибар бирүче булмый. Шулай итеп, дис­тәләгән еллар буе иртәдән кичкә кадәр эш белән кайнаган, бер тапкыр да “больничный”да булмаган Рифхәт Зәйнәгытдин улы эшсез торып кала. Ул вакытта ниләр кичерүен ул үзе генә белә. Ләкин арабызда изге күңелле кешеләр дә җитәрлек бит. Юл төзелеш хезмәте начальнигы Мосталюк аны үзенә эшкә чакыра... 70 яшендә Рифхәт Зәй­нәгетдин улы районның ветеринария хезмәтенә җитәкчелек итә башлый. Институттан соң тәүге адымнарын ясаган урынга янә әйләнеп кайта һәм башы белән эшкә чума. Аның җитәк­челе­гендәге белгечләрнең эше шактый активлаша. Йогышлы авыру­ларның берсенә дә таралуга юл куелмый. Фермаларда санитария мәдәнияте күтәрелә. Кыскасы, мал санын арттыру һәм саклау, продуктлылыгын арттыру ветеринария хезмәте өчен зур табыш була.
…Бүген аңа 85 яшь. Ә ул көр күңеллеген һәм егәрлеген югалтмый. Аның белән эшләргә туры килгән һәр кеше аның көч-куәте ташып торуы, тормыш сөючән­леге һәм ару-талуны белми эшләве турында әйтә.Ул бер эштән дә куркып тормый. Хәтер­дә, бакча сөрергә, койма куярга, мал карарга, тирес тү­гәргә кеше яллап булмыймы, әллә рәис акчасын кызганамы? Юк шул! Ху­җалык эшләрен ул үзе башкара.
Гаиләсеннән дә уңа ул. Тормыш иптәше Флюра Кәшфулла кызы белән 60 ел бергә тату гомер итәләр, бер кыз һәм бер ул үс­тер­деләр. Әлимгафаровларның гаиләсендә төрле һөнәр ияләре бар. Ул - ветеринар, тормыш ип­тәше - педагог, республи­каның ат­казанган укытучысы, улы Ришат - инженер, кызы Алия - кардиолог, медицина фәннәре кандидаты. Оныклары да тормышта үз урыннарын тапты. Юбилей кө­нендә аның иң көтеп алган ку­наклары да - балалары һәм онык­лары. Якыннарының изге теләкләрен һәм рәхмәт сүзләрен ишетүдән дә зуррак бүләк юктыр ул...
Мидхәт Рәҗәпов.
Читайте нас: