Һәр мәктәпкәчә учреждениедә аеруча яраткан тәрбиячеләр була. Аларны балалар да, ата-аналар да ярата, хөрмәт итә, яшь белгечләр аларга охшарга тырыша. Кырмыскалы авылының 1нче санлы балалар бакчасы тәрбиячесе И.Г.Хәмидуллина шундыйларның берсе. Биредә 35 ел эшләү дәверендә ул йөздән артык, ягъни, 6 төркем балалар чыгарды. Тәрбияләнүчеләренең һәрберсе турында ул сәгатьләр буе сөйли ала.
Һәр иртә безне елмаеп һәм колачын җәеп Илүзә Газимҗан кызы каршы ала. Балаларны дус һәм тату булырга, бер-береңне хөрмәт итәргә өйрәтә. Аның ярдәмендә төркемдә яхшы атмосфера һәм изгелек хакимлек итә. Без, ата-аналар, балаларыбызның иҗади эшләрен зур кызыксыну белән күзәтәбез. Илүзә Газимҗан кызы белән бергә үз эшләренең осталары - тәрбияче Земфира Тимербай кызы, музыкаль җитәкче Гөлнара Рәис кызы, тәрбияче ярдәмчесе Ләйсән Вагиф кызы эшли. Алар оештырган төрле чараларга без, ата-аналар, зур теләк белән йөрибез һәм балаларыбызның уңышларына куанып бетә алмыйбыз.
Илүзә Газимҗан кызы яхшы тәрбияче генә түгел, сөекле тормыш иптәше, хәстәрлекле әни һәм бәхетле нәнәй дә. Айдар һәм Илдар исемле улларына лаеклы тәрбия бирделәр, ә хәзер аны оныкалары сөендерә.
Балаларыбызга яхшы тәрбия биргәнегез, матур рәсемнәр ясарга, язарга өйрәткәнегез өчен тәрбиячебез Илүзә Гадимҗан кызына рәхмәт белдерәбез. Киләчәктә дә Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, түземлек һәм бөтмәс-төкәнмәс көч-куәт телибез. Барлык башлангычларыгызга да уңышлар юлдаш булсын.
3нче санлы өлкән төркемдә тәрбияләнүчеләр