Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Синең кешеләрең, авыл
26 декабрь 2017, 12:10

Туган мәктәбен онытмый

Евгений Лобаев Прибельский урта мәктәбен 1998 елда тәмамлый. Укыган чакта ук ул спорт белән актив шөгыльләнә, волейбол, баскетбол, футбол, өстәл теннисы, буенча район чемпионы исеменә лаек була, ел спортчысы титулын яулый.

Уфа авиация институтын тәмамлаганнан соң Евгений Владимирович Мәскәү шәһәренең абруйлы фирмасына эшкә урнаша. Эше күп булуга карамастан, туган ягын, мәктәбен онытмый, әледән-әле егет һәм кызларның спорттагы уңышлары белән кызыксынып тора. Ә яңарак мәктәп укучыларына - кызларга волейбол формасы бүләк итте. Кызганычка каршы, ул бүләген үзе китерә алмады, аны тантаналы шартларда әтисе - күп еллар мәктәптә тарих укытучысы булып эшләгән Владимир Степанович тапшырды. Әйткәндәй, аның тормыш иптәше Мария Александровна да бу мәктәптә тарих фәненән укыткан.
Кызлар кыйммәтле бүләк өчен иганәчегә рәхмәт әйттеләр һәм яңа экипировка яңа җиңүләргә әйдәп торачак, дип белдерделәр.
Фәнил Котлыяров,
Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе тренер-укытучысы.
Читайте нас: