Үзән
+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Синең кешеләрең, авыл
9 гыйнвар 2018, 13:07

Үләннәр серен белә ул

Соңгы елларда авылларда шифалы үләннәр җыю һәм дәвалану белән шөгыльләнгән кешеләр еш очрый башлады. Моны аңларга була, чөнки дарулар сату эре бизнеска әверелеп бара һәм аны алырга һәркемнең дә көченнән килми. Өстәвенә, даруханә киштәләренә ялган препаратлар да эләгә. Ә халык медицинасы чараларының файдасы да күбрәк, ышанычлырак та.

Рәмзия Мөхәммәт кызы Сәгыйтованың биографиясе башкаларныкыннан әллә ни аерылмый. Ул Кырмыскалы авылында туып-үскән, урындагы мәктәпне тәмамлаганнан соң, Башкорт кооператив техникумында белем ала. Район кулланучылар җәмгыятендә ревизор, соңыннан районның хәрби частенда сатучы булып эшли. Тормыш иптәшеннән дә уңа ул - Константиновка авылы егете Рәсил Сәгыйтов аны аңлый, барлык башлангычларында ярдәм итә. Гаиләдә бер-бер артлы ике кызлары туа. Ләкин өлкәне еш кына авырый. Даруларга аллергия булганлыктан, авыруларга каршы көрәшү аеруча авыр була. Кызын ничек тә аякка бастыру өчен ул шифалы үләннәр җыя башлый. Ләкин бу шөгыль җиңелдән булмый. Чөнки Рәмзия Мөхәммәт кызының нәселендә шифалы үләннәр җыючылар юк. Ул һәр рецептны өйрәнә, эзли, таба. Ә бүген аны үләннәр белән дәвалаучы, дип кыю рәвештә әйтеп була – ул йөздән артык үсемлекнең дәвалау үзенчәлекләрен белә һәм алардан порошоклар, төнәтмәләр, майлар ясый.
- 90нчы елларда халык медицинасы ысулларын файдаланып дәвалау турында ниндидер мәгълүмат табуы авыр иде. “Совет спорты” гәзитендә чыккан рецептларны язып ала идем, китапханәләрдә дә файдалы киңәшләр эзләп карадым, ләкин бернәрсә дә таба алмадым. Мондый китаплар соңгы елларда гына күренә башлады. 2003 елдан башлап “Предупреждение плюс” журналын алдырам, анда миңа кирәкле бик күп файдалы киңәшләр бар, - ди әңгәмәдәшче.
Еллар үткән саен байтак тәҗрибә туплый ул. Тырышлык һәм зур сабырлык белән Рәмзия могҗизалы көчкә ия булган үләннәр, балчык һәм башка халык медицинасы чаралары белән үзенең гаилә әгъзаларына ярдәм күрсә­тергә өйрәнә. Соңыннан аңа туганнары һәм күршеләре дә мөрәҗәгать итә башлый. “Мин тылсымчы да, табиб та түгел, гади кешемен, диагноз да куймыйм, ләкин даруханәләрдә дә булмаган дару үләннәрен тәкъдим итә, аларны куллану тәҗрибәм белән уртаклаша алам”, – ди.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, төрле дарулар хәзерләү – мәшәкатьле һәм авыр, бер кешенең генә кулыннан килә торган эш түгел. Шуңа да Рәмзия Мөхәммәт кызына гаиләсе ярдәм итә­.
- Тормыш иптәшем ярдәм итмәсә, мин аларны әзерли алмас идем, чөнки ниндидер үлән яки үсемлек тамыры артыннан еракка, хәтта районнан читкә дә барырга туры килә. Аны табарга, казып алырга, вакларга, киптерергә, төреп, исемнәрен язып куярга да кирәк. Шифалы майларны әзерләү күп вакытны ала, өстәвенә, аңа кушу өчен башка компонетлар сатып алырга кирәк. Мин аларны табигый продуктлар нигезендә генә эшлим, - ди әңгәмәдәшчем, үзенең серләре белән уртаклашып.
Шулай итеп, вакыт үтү белән Рәмзия Мөхәммәт кызы шифалы үләннәр җыючы буларак танылу ала. Аны төрле күргәзмәләргә, Сабантуйларга, район һәм республика чараларына чакыра башлыйлар. Биредә ул райондагы, хәтта республикадагы башка үлән җыючылар белән дә таныша, аралаша, тәҗрибә туплый.
Рәмзиянең өстәлендә “Халык медицинасы турында энциклопедия” һәм күпсанлы журналлар ята. Ә Интернет бе­лән файдаланырга яратмыйм, ди ул. Менә шулай, аның көннәре мәшәкатьләр һәм хәстәрлекләр белән үтә. Телефоны да аның тынып торганы юк: берәүләр ярдәм, икенчеләре киңәш сорый. Рәмзия Мөхәммәт кызы барсын да игътибар белән тыңлый, ярдәм итә.
Рәмилә Сәйфуллина.
Читайте нас: