Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Синең кешеләрең, авыл
19 гыйнвар 2018, 11:13

Хыяллар тормышка аша

Балачакта малайларның күбесе очучы булырга хыяллана торгандыр. Язмамның герое Анатолий Гералевич Жуков та кечкенәдән очу аппаратлары уйлап табарга хыяллана һәм моңа барлык гомерен багышлый.

- Авиацион-техник иҗат белән мин 40 елдан артык шө­гыльләнәм. Остаханәмне дә нәкъ шул максаттан төзе­дем. Минем төп бурычым – хә­вефсез һәм уңайлы очу аппаратлары уйлап табу һәм төзү. Үземнең барлык идея­ләрне тормышка ашырып өлгерәсе килә, - ди ул.
Карлыман станциясендә урнашкан инновацион оста­ханәсендә хәвефсез очу аппаратлары, шулай ук энергия сарыф итми генә кешеләрне икен­че катка күтәрүче моторсыз механизмнар; йөрешне җиңеләйтү һәм йөк күчерүгә булышлык итүче экзоскелетлар; мобиль корылмалар; кояш коллекторлары эшләнелә; энергия белән тәэмин итү өлкәсендә тикшеренүләр үткә­релә. Киләчәктә мондый очу аппаратлары автопилот режимында навигатор буенча очырылачак.
Шулай ук Анатолий Гералевич энергия белән тәэмин итү, кояш энергиясен файдаланып, биналардагы җылы­лык­ны арттыру, кояштан энергия алу өлкәсендә ти­кше­ренүләр үткәрә.
- Мәсәлән, әле урамда 29 градус суыклык. Кояш яклап йортка пыяла һәм поликарбонаттан янкорма төзелгәндә, каралтыларда кояш энергиясе исәбенә һава температурасы 35-40, кайчакта 50 градуска кадәр күтәрелә. Димәк, кояшлы көндә бина җылытылмаса да, энергия чыгымы 2 тапкыр диярлек кими, дигән сүз. Махсус су тутырылган сыем да озак вакыт җылылыкны сакларга булышлык итә. Билгеле су күләме төнге вакытта бинаны җылыту өчен җитәчәк. Шулай итеп, теләсә-кайсы бинага үтә күренмәле янкорма төзү ярдәмендә җылылык өчен чыгымнарны шактый киме­тергә мөмкин.
- Бу уңайдан фән һәм техника өлкәсендәге күпсанлы танышларым белән киңәш­ләшәм, алардан ярдәм сорыйм, - ди ул.
Ел саен Анатолий Гералевичның эшләнмәләрен күрергә илебезнең төрле өлкәләреннән кешеләр, журналистлар һәм телекомпания хезмәткәрләре килә. Ә Сахай, Иске Шәрәй, Олыкүл мәктәпләре укучылары өчен әледән-әле экскурсияләр оештырылып тора.
Анатолий Гералевич гениаль уйлап табучы гына түгел, аның дельталёт очучысы таныклыгы да бар. Дельтапланда ул 1976 елның җәендә оча башлый.
- Бер тапкыр очып караган идем, ул мине гомерлеккә үзенә җәлеп итте, - ди ул.
Ул шулай ук дельталёт спорты буенча спорт мастерына кандидат, 2005 елда республика чемпионы исеменә лаек булган. 2006 елда аның командасы Калмыкиядә җиңел авиация буенча үткәрелгән Русия чемпионатында катнашып, беренче урын яулаган. 2005 һәм 2007 елларда Жуков шәһәрендә ике елга бер тапкыр үткәрелгән халыкара аэрокосмик күргәзмәдә катнаша. Анда А.Г.Жуков дөньяда тиңе булмаган дүрт урынлык йөк һәм пассажирлар ташучы дельталётын тәкъдим итә. 2011 елда Башкортстан командасы белән “Селигер-2011” Бөтенрусия яшьләр форумының инновацияләр өлешендә үзе уйлап тапкан дельталётта очып күрсәтә. Очучы-инструктор буларак, ул дистәләгән кешене дельталёт белән идарә итәргә өйрәтә. Үзенең сәламәт тормыш алып баруы турында Анатолий Гералевич менә нәрсәләр сөйләде:
- Мин пешкән ризык ашамыйм, хәтта чәй дә эчмим. Фәкать яшелчә-җимешләр генә кулланам, аларны, нигездә үземнең бакчамда үстерәм. Суны коедан гына эчәм, кайнатылган суның бернинди файдасы юк, дип исәплим. Ризыкны тозсыз һәм шикәрсез ашыйм. Татлы җимешләрдән бал, йөзем һәм финики яратам. Шуңа күрә, минем авырлыгым 20 яшьтәге кебек - 59 килограмм тирәсе. Эчмим, тәмәке тартмыйм, гомумән, сәламәт тормыш рәвеше яклымын.
Ул 20 елдан артык вегетарианец, алты елга якын чи ризык белән туклана. Организмны сәламәтләндерү һәм чистарту өчен 7-9 тәүлек буена әледән-әле ач тора. Бу курслар иммунитетны ныгытырга һәм гриппка каршы торырга, имгәнгән очракта тиз савыгырга бу­лышлык итә. Кыш көне бәкедә су коена. Шул сә­бәпле Анатолий Гералевич үзен яхшы хис итә, аның көч-дәрте ташып тора.
А.Жуков байтак уйлап тапкан әйберләренә патент алган.
- Яңадан-яңа патентлар алырга хыялланам. Әлеге вакытта берничә заявка әзерлим. Мин уйлап тапкан аппаратлар, бәлки, киләсе буыннарда да кызыксыну уятыр, - ди ул.
Уфа янындагы очу базасына Анатолий Герале­вичның очу аппаратларын карарга Кытай һәм АКШтан берничә тапкыр вәкилләр килеп, аны чит илгә чакыралар. Ләкин ул патриот буларак, үз иленә хезмәт итүне хуп күрә.
Милена Шәймәрдәнова.
Читайте нас: