1928 елның 27 гыйнварында Кәчүән авылында Мөхәммәт һәм Фәрхинур Хәбибетдиновлар гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга килә ул. Башлангыч белемне туган авылында ала, соңыннан Биштәкә җидееллык мәктәбендә укый. Кызганычка каршы, бик иртә әти-әни назыннан мәхрүм кала - 1939 елда алар бер-бер артлы үлеп китәләр. Абыйсы Мөхәммәтдин ФЗУга укырга китә, апасы Гамбәр тормышка чыга, кече абыйсын балалар йортына урнаштыралар, ә Салиха 11-12 яшендә йортта берүзе кала. Аңа үз йортында чит кешеләр белән дә торырга туры килә. Кемнеңдер баласын караша, кемгәдер чүп утый һәм башка төрле эшләр башкарып, тамагын туйдыра.
1941 елда абыйсы һәм җизнәсе сугышка китәләр. Шулай итеп, апасы Гамбәр бәләкәй баласы белән аның янына кайта. Ләкин туган йортта озак яшәргә туры килми, эш эзләп Уфага чыгып китәләр.
- Сугыш башлануга ир-егетләр белән беррәттән эшкә чумарга туры килде. Ул авырлыкларга ничек чыдаганбыз да, ничек түзгәнбез? – дип искә ала бүген Салиха апа.
1947 елда 19 яшендә Илтуган авылы егете Фәритне очрата. Тиздән яшьләр гаилә кора. Фәрит тә үз гаиләсендә җиденче бала. Шулай да килен булып төшкәч, каенана-каенатасы аны җылы каршы алалар. Йорт бәләкәй генә булса да, барысы да сыя, тыныч гомер итәләр. Яшь гаиләдә дә бер-бер артлы 5 бала туа. Иренең әти-әнисе белән 30 ел бергә гомер кичерделәр. Салиха кечкенәдән эшсөяр булып үсә, шуңа бер эштән дә курыкмый. Чиләгенә күрә капкачы, дигәндәй. Фәрит тә эшкә уңган була. Бер-берсенә терәк булып, 55 ел бергә гомер иттеләр. Каенатамның фани дөньядан китүенә дә 16 ел булып китте.
Шунысы куанычлы, Салиха Мөхәммәтдин кызының хезмәте югары бәһаланды: “1941-45 елларда Бөек Ватан сугышында намуслы хезмәте өчен”, Җиңү бәйрәмнәрендә юбилей медальләре белән бүләкләнде.
- Авылда эшләмәгән эш калмады, тормыш гел генә баштан сыйпап тормады. Әмма мин беркайчан да күңелемне төшермәдем, авырлыкларны җиңәргә тырыштым, - ди Салиха каенанам.
Мин килен булып төшкәндә аңа 46 яшь кенә иде әле. Колхозда гөрләтеп эшләп йөрегән чагы. Ике ел бергә яшәгәннән соң башка чыктык. Бер-бер артлы ике улыбыз туды. Мин Бөре педагогия институтында укыганда да, эшкә чыккач та, каенанамның ярдәме зур булды. Балаларны тәрбияләшкәне өчен аңа чиксез рәхмәтлемен. Кызганычка каршы, 1991 елда тормыш иптәшем фани дөньядан китеп барды. Ялгызым калсам да, улларым Илшат, Айрат, киленнәрем Нәзилә, Регина һәм оныкларым минем өчен дә, нәнәйләре өчен дә өзелеп тора.
Әлеге вакытта Салиха каенанам улы Мөхәррәм белән яши. Күпләп мал, кош-корт асрыйлар, бакча үстерәләр. Кызы Миңлегөл белән кияве Илдус Авыргазы районының Талбазы авылында яшиләр. Хаклы ялда булгач, еш кына әниләре янына килеп, хәлен беләр. Кече улы Фирдәвес белән килене Гүзәлия дә Талбазыда гомер итә. Әниләрен еш кына кунакка чакырып, ярдәм кулы сузып торалар. Ул үзе дә, олы яшьтә булуына карамастан, җитезлеген, егәрлеген, уңганлыгын югалтмый. Дини китаплар, гәзит-журналлар укый. Кул эшләрен дә ташламый, бүгенге көнгәчә йон эрли, оекбашлар, шәлләр бәйли, аш-суны үзе әзерли.
Салиха әнкәйнең яшьлек чорлары авыр елларга туры килсә дә, бүгенге тормышыннан канәгать булып яши. Шулай булмыйни, җылы өе, табын тулы сые бар. Иң сөенечлесе - балалары, оныклары һәм туруннары аның ышанычлы таянычы.