Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Синең кешеләрең, авыл
30 гыйнвар 2018, 11:59

Якты кояш кебек...

Мөгаллимә исемен йөртү өчен табигать биргән илаһи көч, сабырлык, зирәклек һәм акыл тирәнлеге, өмет, ышаныч һәм ныклы иман кирәк. Олыкүл урта мәктәбе укытучысы Лира Фәрит кызы Ермалаева нәкъ шундый сыйфатларга ия.

Ике дистә елдан артык эшләү дәверендә ул күпме балаларга белем һәм тәрбия бирде. Үз эшен яратып һәм барлык күңел җылысын салып башкара ул, шуңа балалар да, ата-аналар да аны ихтирам итә. Белемен даими камил­ләш­тереп торган, һәр яңалыкның өстен якларын кулланган мөгаллимәнең дәресләре дә мавыктыргыч үтә. Үз эшенең нәтиҗәсе яхшы бул­сын өчен барлык тырышлыгын сала, бала­ларның язмышы өчен борчыла. Кирәк икән, ул артист, рәссам, шагыйрь дә була белә. Һәр баланың кечкенә генә булса да сәләтен күреп, аны үстереп, балада үз-үзеңә карата ышаныч тудырырга сәләтле ул. Һәр балага шәхес буларак формалашырга, тормышта авырлыклар алдында каушап калмаска, аны үз гамәлләренә һәм хезмәтенә дөрес бәя бирергә өйрәтә. Минемчә, заман укытучысы нәкъ Лира Фәрит кызы кебек булырга тиеш тә.
Аның укучылары район, республика олимпиадаларында, төрле конкурсларда катнашып, призлы урыннар яулыйлар.
“Укытучы булып туарга кирәк”, - ди халык. Бу сүзләрдә хаклык бар. Күпме түземлелек, сабырлык, тәртип, вакытны дөрес бүлә белү кебек бик күп уңай сыйфатларга ия булу мөһим. Күп эзләнү, осталыгыңны, белемеңне арттыру да әһәмиятле укытучы өчен. Балаларны ярату, гомерең буе аларга үрнәк булу – бу һөнәр ияләренең тормыш асылы. Ә Лира Фәрит кызында бу сыйфатлар бихисап. Шул ук вакытта ул яшь хезмәттәшләре өчен оста нәсыйхәтче, ә йортында кунакчыл хуҗабикә дә.
Шундый мөгаллимә белән бер коллективта эшләвебезгә без бик тә шатланабыз. Киләчәктә дә озак еллар иңне-иңгә куеп эшләргә язсын. Күркәм юбилеегыз уңаеннан Сезгә гаилә бәхете, сәламәтлек, эшегездә яңадан-яңа уңышлар телибез!
Гүзәл Гайнетдинова,
башлангыч сыйныфлар укытучысы.
Читайте нас: