Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Синең кешеләрең, авыл
2 февраль 2018, 13:28

Хөрмәткә лаек гаилә

Әлеге язмам күркәм табигате, елга-күлләре, урман-яланнары, игенчеләре, җырчылары, шагыйрьләре белән дан тоткан, ямьле Агыйдел буенда урнашкан Иске Акташ авылында туып-үскән Рәзил Мөхәммәдтин улы Нуриев турында. Аның белән миңа 40 ел бергә “Победа” колхозында эшләргә туры килде.

Ул күпбалалы гаиләдә бишенче, төпчек бала булып дөньяга килә. Иске Шәрәй мәктәбен тәмамлагач, урындагы “Сталин” колхозында хезмәт юлын башлый. Соңыннан Ляховодагы механизаторлар курсында укып кайткач, урындагы хуҗалыкта үз белгечлеге буенча хезмәт сала. Шул арада шофер һөнәрен дә үзләштерә.
1963 елда ул армия сафларына алына һәм элемтәчеләр частендә хезмәт итә. Хәрби хезмәтен тутырып кайту белән туган колхозына эшкә чыга һәм аңа гомеренең 40 елын багышлый. Хәтта хаклы ялга чыккач та, эшләвен дәвам итә әле ул. Намуслы хезмәте өчен бихисап Мактау грамоталарына, медальләргә һәм бүләкләргә, “Хезмәт ветераны” исеменә лаек була.
Гаиләсеннән дә уңды ул. 1967 елда Сахай авылы сылуы Халидә Хаҗигали кызы белән гаилә корып, Лилия, Илдар исемле бер кыз һәм бер ул тәрбияләп үстерделәр. Бүген өлкән Нуриевлар аларның уңышларына куанып, оныклар шатлыгына күмелеп, ихата тулы мал-туар, кош-корт асрап, бакча үстереп күркәм гомер кичерәләр.
Касыйм Хәмитов.
Читайте нас: