Авыл биләмәсе башлыгы И.М.Моратшин һәм мәдәният йорты җитәкчесе Г.Ф.Нигъмәтуллина бу уңайдан байтак көч салдылар. Залда халыкның күп җыелуы да һәркем бәйрәмне түземсезләнеп көтеп алуы турында сөйли.
Илвир Мидхәт улы җыелучыларны бәйрәм белән котлап, иң изге теләкләрен җиткерде. Мәдәният учагы каршында эшләүче иҗади коллективлар һәм үзешчән сәнгатьтә катнашучылар тамашачыларга иң чагу номерларын бүләк итте. Бу көнне район Мәдәният сарае артистлары да чыгыш ясап, шәйморатовлыларның кәефен тагын да күтәреп җибәрде.
Гомумән, бәйрәм чарасы җыр-биюләр, конкурслар, лотерея уены белән үрелеп барды һәм һәркемнең күңелендә ел буена җитәрлек онытылмаслык тәэссоратлар калдырды.
Әфкать Нигъмәтуллин, башлангыч ветераннар оешмасы рәисе.