Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Синең кешеләрең, авыл
2 февраль 2018, 12:57

Хозур табигатькә сокланып...

“Чаңгыда йөрүнең үз хозурлыгы – саф һава, карга күмелеп утырган агачлар, сүз белән аңлатып бирә алмаслык матурлык...” Район үзәгендә яшәүче Сәкинә Садретдинова яраткан шөгыле турында сөйләгәндә иң элек аның әнә шундый – күңелендә гүзәллек хисләре уята, ә җанына тынычлык бирә торган ягына игътибарны юнәлтте.

Сәкинә Габдерәшит кызы тумышы белән Ярмәкәй районыннан. Язмыш кушуы буенча дүрт дистә ел элек инс­титутны тәмамлаган дипломлы белгеч гаиләсе белән безнең районга килә һәм авыл хуҗалыгы идарәлегенә икътисадчы булып эшкә урнаша. Соңыннан байтак еллар Элемтә узелында баш бухгалтер вазыйфасын башкара.
Хаклы ялга чыккач та, ул күнегелгән эшен ташламый – шәхси эшкуарларга, кече пред­прия­тие­ләргә бухгалтерия эшен алып баруда ярдәм итә.
Бүген дә актив тормыш белән яши. Җыр-моңга гашыйк булуы аны район Мәдәният сарае каршындагы ветераннар хорына алып килә. Район гәзите редакциясе белән хезмәттәшлек итә, ки­тапханә һәм башка оешмалар тарафыннан оештырылган чараларда актив катнаша, мәчеткә йөри. Тәмле-тәмле ризыклар пешереп, күрше-күлән­нәрен, дус-иш­ләрен сыйлый. Җәй көн­нәрендә бакчасы аллы-гөлле чәчкәләргә күме­леп утыра.
Сәкинә апаның тагын бер мавыгуын аерым билгеләп үтәсе килә. Ун ел элек ул чаңгыга баса. Шуңа да елның ап-ак карга төренгән салкын мизгелен ул аеруча сагынып көтеп ала. Беренче кар төшү белән аягына чаңгыларын кия дә, хозур табигать кочагына чыгып китә.
- Бар дөньяны сафлык, пакьлек, сихри тынлык басып алган мәлдә саф һавада йөреп керү үзе ни тора бит! Табигать кочагына чыгып, ап-ак карларны шыгырдатып юллар яру, юл буенда үскән агачларның сал­мак кына тибрәлеп мине сәлам­ләве җаныма шул­кадәр рәхәтлек, сихәт бирә, барлык борчылуларым юкка чыга, – ди Сәкинә апа.
- Кырмыскалы буасы янында аны көн дә диярлек очратырга була, - диләр чаңгы юлын даими тикшереп һәм тәртипкә китереп торган Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе хезмәткәрләре.
Ветеран үзе генә түгел, байтак яшьтәш­ләрен дә үгетләп чаңгыга бастырган. Бергә җы­елган вакытларында хәл-әхвәлләрен белешәләр, рәхәтләнеп аралашып та алалар.
- Гомер дигәнең зур тизлек белән алга ыргыла. Бүгенге эшне иртәгә эшләрмен, дип калдыр­саң, койрыгын мәңге тотармын димә. Шуңа күрә булдыра алганча спорт белән шөгыльләник, бер-беребезгә игътибарлы булыйк, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга тырышыйк, - ди Сәкинә апа.
Эльвира Ямалетдинова.
Автор фотосы.
Читайте нас: