Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Синең кешеләрең, авыл
9 февраль 2018, 13:37

Тату гаилә - авыл күрке

Тату гаилә – бәхетле гаилә, диләр. Әйе, бары бер-береңне хөрмәтләп һәм кадерен белеп яшәгәндә генә, гаилә тату һәм бөтен була ала. Кабак авылында да андый гаиләләр бик күп. Сүзем шундыйларның берсе - яшәүнең мәгънәсен, тормышның кадерен белеп, тирә-юньдәгеләргә үрнәк булып гомер кичергән Фәйзуллиннар турында.

Рәҗәп Кәшфулла улы 1937 елда Кабак авылында туган. Авылдагы мәктәптә 7нче сыйныфны тәмамлагач, 12 яшендә үк колхозда эшли башлый. Аннан ил алдындагы изге бурычын үтәргә - Армия сафларына алына. Хезмәте Эстония, Венгрия илләрендә үтә. “Совет армиясе отличнигы” дигән исемгә лаек була. Демобили­зацияләнеп туган ягына кайткач, водительләр әзерли торган курсларда укып чыга. “Калинин” исемендәге колхозда 15 ел буе колхоз рә­исен йөретә. Тырыш хез­мәте өчен бик күп Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнә. Мәктәп казанлыгында 25 ел өлкән кочегар, соңыннан “Агыйдел” янгын сүндерү участогында хезмәт сала. 1961 елда Фәнүзә апа белән гаилә коралар, өч балага гомер бирәләр. Менә шул вакыттан бирле 56 ел гомер үтеп киткән. Ләкин яшьлек хисләре алар­ның әле дә сүрелмәгән, кире­сенчә, елдан-ел ул ныгый гына бара. Өлкән уллары Расих урта мәктәпне тәмамла­ганнан соң, нәсел агачын дәвам итеп, туган авылында төпләнә. Өй­ләнеп, күркәм йорт салып керәләр, авылыбызга үрнәк булып, бер дигән дөнья көтәләр. Кызлары Рәсилә Уфа сәүдә техникумын тәмамлап, колхозда секретарь булып эшли. Тормыш иптәше белән өч бала тәрбияләп үстерделәр. Кече уллары Рәмил дә авылда кала, йорт салып, үзаллы тормыш көтә.
Рәҗәп абый авылы­быз­ның мулласы да. Аны хөр­мәт­ләп Коръән ашларына, исем кушу, никах уку мәҗ­лес­ләренә, Корбан гает­ләренә, мәрхүмнәрне соңгы юлга озатырга чакыралар. Байтак еллар мәк­тәптә җыеш­тыручы булып эш­ләгән тормыш иптәше Фәнүзә апа турында да тик мактау сүзләре генә әйтергә мөмкин. Кул кушырып уты­ру­ның ни икәнен белмиләр монда. Йортларында һәр­вакыт тәртип һәм пөхтәлек. Бакча тутырып җи­ләк-җи­меш, яшелчә үстерә­ләр. Тә­рәзә төп­ләрен ал­лы-гөлле гөлләр бизи. Боларның барсы да гаиләнең тырышлыгы, уңганлыгы, булдыклылыгы турында сөйли. Йорт җир­лә­ренең төзеклеге, тор­мыш­ларының муллыгы да тырыш хезмәтләренең нәти­җәсе.
Күптән түгел Рәҗәп Кәш­фулла улы үзенең 80 яшьлек күр­кәм юбилеен билгеләп үтте. Аны котларга балалары, оныклары, туганнары һәм күрше­ләре җы­елды. Алар юбилярга рәхмәт сүзләрен белдерделәр, изге теләкләрен җиткерделәр.
Менә шундый дус, тату һәм ярдәмчел бу гаилә авылга үрнәк, балалары-оныкла­рының гына түгел, ә барлык якынна­рының горурлыгы булып гомер итә.
Гөлнара Мәүлетова, тәрбияче.
Кабак авылы.
Читайте нас: