Фәрит Миңлегәрәй улы 1962 елда Архангель районының ямьле Инҗәр елгасы буенда урнашкан Абзан авылында туа. Әтисе Миңлегәрәй Габбас улы һәм әнисе Хәлимә Хәлим кызы - гади колхозчылар. Гаиләдә җиде бала үсә.
Фәрит Яхшыголов мәктәптә укыганда ук музыкага тартыла. Апасының туенда җизнәсенең гармунда уйнаганын күреп, аның да бу музыка коралында уйнау теләге барлыкка килә. Акча җыеп, бәләкәй генә булса да гармун сатып алырга хыяллана ул. Шулай итеп, йорттагыларга комачауламас өчен ул елга буена төшеп, ә кыш көне мунчага бикләнеп гармунда уйнарга өйрәнә. Остара төшкәч, кулына баян ала. Мәктәпне тәмамлаганнан соң 3 ел Уфада токарь булып эшли. Тормышын музыкадан башка күз алдына китерә алмаган Фәрит заводтан китеп, Стәрлетамак шәһәрендәге мәдәни-агарту училищесында музыкаль белем ала. 24 яшендә Гөлфия Юнысованың “Көнләшәм” шигыренә көй яза. Бу аңа тагы да дәртләнеп эшләргә көч һәм канат бирә, аның тагы да әсәрләр язу теләге барлыкка килә.
Белгечлеге буенча Фәрит Миңлегәрәй улы 2004 елда гына эшли башлый. Район Мәдәният сараена эшкә чакыру алу белән Кырмыскалы авылына күченеп килә. Тормыш иптәше Айсылу Ринат кызы белән күркәм йорт салып керәләр, Айгөл һәм Урал исемле балалар үстерәләр. Кызлары кияүдә, шәһәрдә яши. 5 яшьлек уллары барлык сүзләрнең мәгънәсен аңлап җитмәсә дә, әтисенең җырларын тыңларга, буш вакытларында урамда футбол тибәргә ярата. “Балаларым – минем байлыгым, мин аларны бик яратам”, – ди Фәрит Миңлегәрәй улы.
Җырчы район һәм республика күләмендә үткәрелгән төрле чараларда да катнаша. Венер Килмөхәммәтовка багышланган конкурста 70тән артык кеше арасында башкорт халкының “Муел”җырын башкарып, Гран-при яулый. Үзешчән халык һәм эстрада җырларын башкаручыларның “Юлдаш җыры-2013” ачык республика конкурсында икенче урынга лаек була һәм “Иң яхшы композитор” номинациясендә лауреат дип таныла. 2016 елда “Ике аккош” дип исемләнгән республика музыкаль конкурс-фкстивальнең Гала-концертында Салават Заһидуллин белән бергә “Инструменталь башкару” номинациясендә III дәрәҗә лауреат исемен яулыйлар. 2017 елда Бәхти Гайсинга багышланган республика баянчылар һәм гармунчылары республика конкурсында өченче урын һәм лауреат исеме ала.
Бүген Фәрит Миңлегәрәй улы оста итеп гармунда, баянда һәм синтезаторда уйный, республикада яшәп иҗат итүче авторларының сүзләренә көйләр яза, моңлы итеп җырлый һәм яшь музыкантларны өйрәтә. Ә киләчәктә үзенең альбомын чыгарарга хыяллана.