Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Синең кешеләрең, авыл
16 февраль 2018, 12:46

Күңел кушуы буенча

Әни һәм нәнәйләребез элек-электән матурлыкка омтылган. Бизәкләп, күз нурларын салып чиккән киемнәре, тукыган ашъяулыклары, сөлгеләре һәм чаршаулары бихисап аларның.

Иске Акташ авылында яшәүче Ри­та Хаҗиевага мондый сәләт таби­гатьтән бирелгән дияргә мөмкин. Төрле җепләр белән чиккән чәчкә­ләре, хайваннар, табигать күренеш­ләре, мультфильм геройлары һәм башка бик күп эшләренә карап, аның нинди сәләтле булуына хәйран каласың.
- Бәләкәй чакта ук әнием чиккән әйберләргә карап соклана идем, үземнең дә аның кебек өйрәнәсем килде. Бу мавыгу йорт мәшәкать­ләреннән, тормыш авырлыкларыннан арынырга булышлык итә, җаным тынычланып кала, күңелгә илһам бирә. “Крестлап” яки чалыштырып чигү ярдәмендә гади бизәкләр генә түгел, картиналар да ясарга мөмкин. Моңа өйрәнү авыр түгел, иң мөһиме, теләк һәм түземлек кенә кирәк, - ди кул остасы.
“Бәхетле картлык” исемле картинасында еллар үткән саен мәхәббәт­ләрен саклый алган әби белән бабай, якындагы киштәдә аларның яшь чакларында төшкән фоторәсеме сурәт­ләнгән. Бу картинадан җылылык һәм изгелек бөркелә.
Рита Рфугат кызының ике кызы һәм бер улы бар. Бүген ул ике оныгы һәм өч оныкасының уңышларына куанып бетә алмый. Ул аларга матур-матур кофталар, башлыклар һәм башка бик күп әйберләр бәйләп кидерә. Кызлары һәм килене дә аңа охшап кул эшләренә осталар.
- Балаларым – минем байлыгым, алар булганда, тормыш авырлыклары сизелми дә, – ди Рита Хаҗиева.
Кул эшләрен ул күңел кушуы буенча башкара, якыннарына туган көннәренә бүләк итә. Киләчәктә ул чигелгән картиналардан оештырылган күргәзмәләргә барырга һәм үзе кебек мавыккан кешеләр белән күрешеп-аралашырга хыяллана.
Милена Шәймәрдәнова.
Читайте нас: