Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Синең кешеләрең, авыл
16 февраль 2018, 17:20

Кырмыскалы флагы - Эльбрус тавында

Европа континентындагы иң югары ноктага - Эльбрус тавына Кырмыскалы районы флагы кадалды. Гадәти булмаган бу миссияне район үзәгендә күпләргә таныш Ф.М.Вахитов башкарды. Филарет Мансур улы моны 2000 елда Чечен Республикасында батырларча һәлак булган улы Валерийга багышлады.

Улларының үлеме Вахитов­ларның тормышын астын өскә китерә. Авыр кайгыдан Филарет Мансур улының йөрәге белән җитди проблемалар башлана. Аз гына физик эш башкарганда да аның тыны кысыла, хәтта машинасы янына барып җитү дә аңа авыр була. Шул сәбәпле ул ашыгыч ярдәм белән дәваханәгә эләгә, операция үткәрә. Табиблар бик күп дарулар язып бирәләр һәм инвалидлык алырга тәкъдим итәләр. Ләкин ул табиблар кушуына каршы төшеп, дарулар эчмәскә, ә сәламәтлеген ныгытырга карар итә. Диетага утыра һәм суык су белән коена башлый. Барлык башлангычларын 45 ел бергә тату гомер иткән сөекле тормыш иптәше Тамара Витальевна да хуплый.
- Красноусольскидагы салкын чишмәдә тәү тапкыр коенуны сүз белән генә аңлатып бирерлек тә түгел. Көч кереп киткәндәй хис иттем үземне, күңелем дә бераз тынычланып калды. Моңардан соң без һәр атна саен суык суда коена башладык, - дип үзенең тәэссоратлары белән уртаклашты Тамара Виталь­ев­на.
Менә сигез елдан артык инде Вахитовлар бозлы суда коена, биек тауда скайраннинг буенча ярышларда катнаша. Шуңа да сәла­мәтлекләре ныклы. Кыш көне алар боз каплаган елга-күл буеннан тыныч кына үтеп китә алмый – туктап, суында коенып чыгалар. Филарет Мансур улы көн саен 30 километр тирәсе җәяүләп йөри. Атна саен ял көннәрендә Уфаның Якутов паркында урнашкан Солдат күленә барып, Уфа шәһә­ре­нең “Белая куница” клубы “морж”­ла­ры белән бә­кедә су коена. Бу бер­ләш­мә әгъзалары әле­дән-әле төрле бәйрәм­нәр оештыра. Мә­сә­лән, 8 мартта ир-егетләр бәкенең тирә-ягына шәмнәр тезеп чыгалар, ә су өстенә роза таҗлары сибәләр һәм гүзәл зат вәкилләренә концерт куялар. Бу куанычлы күренеш.
Узган җәйдә Филарет Мансур улы 7 марафонда, шул исәптән Чиләбе өлкәсенең «Таганай-Тургояк» ультрамарафонында катнашты. Тамара Витальевна да тормыш иптә­шеннән калышмый, төрле ярышларда алдынгы урыннар яулый.
Филарет Мансур улының Эльбрус тавына баруы – иң зур казанышы. Узган елның июнен­дә Санкт-Петербург шәһәрен­дәге “MyWay” туристик клубы­ның төрле шәһәрләрдән һәм илләрдән җыелган кешеләр белән тауга юл тотты. Поход атнадан артык дәвам итте. Бу вакыт эчендә организм мондагы климатка өйрә­нергә тиеш. Эльбруста климат минут саен үзгәреп тора. Көндез кояш кыздыра һәм эретә, ә төнлә су бозга әверелә. Һава басы­мы түбән, суның кайнау температурасы 75 градус тәшкил итә. Шул сәбәпле монда яшәү­челәр итне пешереп түгел, кыздырып кына ашыйлар. Ә экспе­ди­циядә катнашучылар тиз әзер­ләнә торган ризыклар белән генә тукланды. 3000 метр биеклектә һавадагы кислород кими һәм кешенең сәламәтлегенә тискәре йогынты ясый. 4600 метрга кадәр күтә­релгәч, өч егетнең хәле бетте, шуңа тау үренә менеп җитә алмады. Бу ми һәм үпкә шешүенә, хәтта үлемгә китермәсен өчен гид аларга арытабан юлны дәвам итәргә рөхсәт итмәде. Филарет Мансур улы әйтүенчә, ул тауда гына 9 кеше һәлак булган.
Климатка җайлашу өчен безнең төркем берничә көн буена тауга бер менеп, бер төшеп йөредек. “Кыеш киштә” участогын үтү иң авыры булгандыр. Текә боз таудан тарлавыкка таба төшә. Шул сөзәк урындагы сукмак “Кыеш киштә” дип атала да инде. Мондый биеклектә тору куркыныч, чөнки кислород җитмәүдән баш әйләнеп, упкынга төшеп китәргә мөмкин. Шуңа көн якты чакта аны үтү өчен иртәнге сәгать дүрттә үк безнең төркем бу сукмакта идек инде. Дөресен әйткәндә, юл физик һәм рухи яктан катлаулы булды. Күтәрелгән саен, тау авыруы да көчәя барды. Тау башына менеп җиткәч, хәлсезлектән мин бернәрсә дә тоймадым. Шул­хәтле арыган идем. Бераз хәл кергәч кенә, 5642 метр биек­лектән ачылган илаһи матурлыкны, ап-ак дөньяны күрдем. Җир-Анабызның никадәр олуг, гүзәл икәнлегенә янә инандым. Туган ягым хөрмәтенә тау башына мин район флагын алып мендем. Бездән аста болытлардан яңгыр явуын, күк күкрәвен күрдек. Бу үзе бер могҗиза. Таудан төшкәч кенә шундый биеклеккә күтәрелүем, куркуларны һәм авыруларны җиңә алуым өчен шатлык һәм горурлык хисе биләп алды. Максатыма ирештем, булдырдым, дигән уй миңа янә көч өстәде, – ди Филарет Мансур улы
Милена Шәймәрдәнова.
Фото гаилә архивыннан алынды.
Читайте нас: