Илтуган авылында яшәүче Гөлчирә һәм Флюр Хисмәтуллиннар бер-берсен яратышып өйләнешәләр. Колхозда тырышып эшләп йөрегән уңган яшьләргә таш йорттан фатир бирәләр. Ләкин тәүге мәхәббәт җимешләренең дөньяга килүен көтеп йөргән яшь гаиләгә язмыш сынау әзерли – кызларына церебраль паралич дигән диагноз куялар.
Нишлисең, тормыш үз агымы белән бара. Әнә шул сабыйлары хакына тешне кысып, сабырлыкны учка җыеп яши алар. Хәрәкәт-терәк аппараты зарарланган кызы белән әнисенә озак вакыт дәваханәдә ятарга, бик күп дәвалану курслары үтәргә туры килә.
- Дәваханәләрдә ятканда төрле балаларны күрергә туры килде. Безнең кызыбызныкына караганда да куркынычрак авырулар белән дә килүчеләр бар иде. Әмма бер генә әти-әнидән дә зарлану сүзе ишеткән булмады, - ди Гөлчирә.
Хәле чыдый алмаслык булган чакта да, кызлары тормыш шартларына яраклаша, җайлаша, тулы тормыш белән яшәргә өйрәнә.
- Баштарак нишләргә белми бәргәләнгән чакларым еш булды. Аның каравы, хәзер кызыбызның барлыгына шатланып, аны бөтен гаиләбез белән яратып яшибез. Иң мөһиме, баланы яшәргә, тормыш шартларына яраклашырга өйрәтергә, ихтыяр көчләрен сындырмаска кирәк. Әгәр шундый вакыйга килеп чыкмаган булса, кем белә, бәлки, мин үземнең көчле рухлы икәнлегемне белмәгән дә булыр идем. Юкка гына халыкта: “Ходай үзенең яраткан кешеләренә сынаулар җибәрә”, - димиләр бит. Сыгылып төшәр дәрәҗәгә җиткән мәлләрдә мине аңлаган, ярдәм кулы сузган, киңәшләр биргән әти-әниемә, туганнарыма һәм миңа ныклы терәк булган тормыш иптәшем Флюр Зиннур улына рәхмәтлемен. Ә балаларыбыз безнең куанычыбыз, киләчәккә өметебез, - дип җавап бирде Гөлчирә Мөхәммәт кызы.
Чынлап, кызлары аларның горурлыгы. Тик утыруның ни икәнен белмәгән тынгысыз Эльза кулына бәйләм алып, искитмәле матур тапочкалар, оеклар, йомшак уенчыклар, аллы-гөлле төстәге җепләр кулланып төрле чәчкәләр бәйли һәм аны якыннарына, туганнарына бүләк итә. Үрнәкләрен интернеттан, журналлардан карап өйрәнә, үзенең фантазиясен дә кушып җибәрә. Һәр кул эшендә аның күз нурлары, күңел җылысы кушылган. Аларның төрлелеге, матурлыгы, зәвык белән эшләнеше сокландыра. Ә алар күпме түземлек һәм ихтыяр көчен таләп итүен ул үзе генә белә. Хәрәкәтләре чикләнгән булуга карамастан, киләчәккә өмет белән караган Эльза бүген әкренләп булса да култык таяклары белән йөри.
- Аллага шөкер, диагнозым миңа яшәргә комачауламады. Мәктәптә алырга тиешле белемне өйдә алдым, укытучылар килеп укыттылар, рәхмәт аларга. Үзлегемнән компьютер кулланырга өйрәндем. Интернет өй эчендә тормыш алып баручыларга бигрәк тә кирәкле. Чөнки дөнья белән элемтәм аның аша бара. Дусларым һәм танышларым белән аралашып тору минем өчен бик мөһим. Ә бәйләм бәйләү бөтен авыртуларымны баса, барлык борчуларымны онытып, шуның белән мәш киләм. Җәй көннәрендә күрше урамда яшәгән Сәвия нәнәем янына барып хәл-әхвәлләрен белешеп кайтам. 75 яшьтә булуына карамастан, нәнәем гөрләтеп дөнья көтә, бакча үстерә. Тормышымда иң кадерле кешеләрем - әти-әнием, ике сеңлем, нәнәем миңа яшәү көче бирә, алар минем ныклы терәгем, ярдәмчеләрем, - ди Эльза.
Хисмәтуллиннар авылда уңган һәм тырыш гаиләләрнең берсе. Өч балага гомер биргәннәр. Кызлары Алина гаиләсе белән Уфада яши, Арслан авылында йорт салалар. Кече кызлары Айсылу урындагы мәктәпнең 9нчы сыйныфында тик яхшы билгеләренә генә укып йөри. Күркәм йортларына заманча ремонт үткәргәннәр. Төзелеш эшләрен энәсеннән җебенә тиклем белгән Флюр Зиннур улы барсын да үз куллары белән башкарган. Йортка килеп керү белән кызлары Эльзаның кул эшләре игътибарны үзенә җәлеп итә.
- Инвалид бала тәрбияләүче гаиләләр күп. Авыру баласын язмыш кочагына ташламаган, авырлыкларны теш кысып уздыра белгән олы йөрәкле аналарга, кулымнан килсә, һәйкәл куяр идем. Мондый баланы тәрбияләүне үз башына төшкән кеше генә аңлыйдыр, - ди Гөлчирә.
Эльза белән күрешеп-сөйләшкәч, аңа карап, миндә кызгану хисе түгел, киресенчә, кызның оптимист булуы, яшәргә омтылуы, вакытын бушка уздырмавына карап, соклану хисе уянды, аңа фәкать “Әфарин!” дип кенә әйтәсе килә. Андыйлар алдында тормыш үзе артка чигенеп, юл бирәдер, якты киләчәккә илтүче ишекләрне ачадыр, мөгаен.
Венера Гафарова (Бакиева).