Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Синең кешеләрең, авыл
20 февраль 2018, 13:48

Һөнәренә тугры ул

Һәр кешенең үз холкы, үз дөньясы һәм максатлары була. Шуңа да һәр укучы белән уртак тел табу, казанышларын күрә белү өчен күп көч таләп ителә. Нәсыйхәтченең иҗади карашы белән генә укучының сәләтен ачарга, аны үстерергә һәм уңышларга ирешергә мөмкин. Рәмилә Филарит кызы Исхакованы һич арттырмыйча шундый укытучы дияргә була.

Р.Ф.Исхакованың хезмәт биографиясе Салават педагогия училищесын тәмамлагач башлана. Соңыннан ул Башкорт дәүләт университетының филология факультетында белем ала. Укучының психологиясен яхшы белгән, үсеп килүче буынны укыту һәм тәрбияләү өчен барлык белемен һәм көчен кызганмаган, киң эрудицияле укытучы 25 елдан артык Бишаул-Уңгар урта мәктәбендә укыта.
Безнең мәктәптә башкорт теле һәм әдәбияты дәресләре кы­зыклы һәм эчтәлекле үтә. Уку­чылар әсәрне укып кына кал­мый, поэма һәм шигырь­ләрдән өзекләрне ятлый, үзаллы театр постановкалары әзерли. Программаның мондый алымы зур әһәмияткә ия дип уйлыйм, чөнки ул укучыга үзен иҗади яктан үстерергә мөмкинлек бирә. Рәмилә Филарит кызы­ның укучылары район һәм республика күләмендә үткә­релгән төрле чараларда, олимпиадаларда, конференцияләрдә катнашып, призлы урыннар яулый. Ә 2015-2016 уку елында ул укыткан сыйныф укучылары Бердәм дәүләт имтиханнарын тик “4” һәм “5” билгеләренә генә тапшырды.
Хезмәттәшебез укучыларында патриотлык тойгысы, туган илгә сөю тәрбияләү буенча зур эш алып бара. Аның укучылары зур кызыксыну белән колач җитмәслек илебез, республикабыз турында материаллар туп­лый, экскурсияләргә бара, сә­яхәт кыла, Башкортстанның үсем­лекләр һәм хайваннар дөнь­ясы белән таныша. Укытучы уку­чыларга эстетик тәрбия би­рүгә дә зур игътибар юнәлтә, тормышны аңларга, сәнгатькә һәм музыкага сөю тәрбияли. Башкорт дәүләт университеты профессоры Тимергале Кил­мөхәммәтов, Мәгарифне үстерү институты доценты Фәнил Сань­яров кебек әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре, шагыйрь­ләр һәм язучылар белән очрашулар аеруча кызыклы үтә. Аның җитәкчелеге астында “Чишмәкәй” фольклор-драма түгәрәге уңышлы эшләп килә. Биредә балалар халкыбызның йолалары һәм гореф-гадәтләре белән танышалар. Ел саен “Урал батыр” конкурсында актив катнашып, югары нәтиҗәләргә ирешәләр.
Р.Ф.Исхакова җәмәгать эш­ләрендә дә актив катнаша. Бер­ничә ел мәктәптә директор урын­басары булып эшләде. Баш­корт теле һәм әдәбияты буенча район методика берләш­мә­­­­се җитәкчесе. Яшь хезмәт­кәр­­­ләр белән тәҗрибә уртаклаша, эшләрендә ярдәм итә. Һө­нә­ри осталыгы, тыйнаклыгы, үзе­нә таләпчәнлеге, балаларны ихлас яратуы аркасында Рәмилә Филарит кызы укучылары һәм хезмәттәшләре арасында хөрмәт казана. Аның хезмәте дә лаеклы бәһаланды - “РФ мәгарифенең мак­­таулы хезмәткәре” дигән исем бирелде, Сәвәләй авыл Со­веты депутаты итеп сайланды.
Әминә Мөлекова, Бишаул-Уңгар урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы.
Читайте нас: