Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Синең кешеләрең, авыл
27 февраль 2018, 12:16

Кулында - гармун, күңеленнән моң ага

Бу көнне Миякә районының Мәдәният сараенда көнозын гармун көйләре агылды. Кыргыз-Миякә авылында үткәрелгән “Уйна, гармун – моңлы гармун!” дип исемләнгән конкурска музыкага гашыйк 40тан артык кеше җыелды. Конкурста катнашучыларны жюри рәисе – Башкортстан Республикасының халык артисты, аккомпаниатор-концертмейстер Х.Ш.Фатыйхов бәһалады. Конкурста безнең район исеменнән Дмитриевка авылында яшәүче В.Н.Афанасьев та катнашты һәм “Гармунда уйнау сәнгатенә тугрылыгы өчен” номинациясендә диплом белән бүләкләнде, ә Гала-концертта II дәрәҗә лауреаты дипломына лаек булды.

Бу аның тәүге генә җиңүе түгел. 10 яшендә кулына гармун алганнан бирле Владимир Николаевич аның белән аерылганы юк. Ул өендә дә, бәйрәмнәрдә дә, армия хезмәтендә дә, эшендә дә уйный.
- Йорт салганда өмәчеләрнең берсе мине гармунда уйнарга өйрәтте. Ә тәүге гармунны миңа абыем бүләк итте. Ул еш кына мине уйнарга куша, ә үзе рәхәтләнеп җырлый һәм бии иде. Шулай итеп, без иртәнгә кадәр күңел ача идек, - ди Владимир Николаевич.
Бүген ул төрле чараларда һәм конкурсларда актив катнаша һәм призлы урыннар яулый. Мәсәлән, 2016 елда республика чуваш мәдәнияте бәйрәмендә гармунчылар арасында үткәрелгән “Уйна, гармун!” 1нче республика конкурсында III дәрәҗә лауреат дипломы, 2017 елда Фатыйх Ихсанов исемендәге “Моңга бай гармун бәйрәме”нең сайлап алу турында I дәрәҗә диплом, Стәрлетамак шәһәрендә үзешчән сәнгать смотрында “Инструменталь коллективлар” номинациясендә I дәрәҗә дипломга ия була. Шулай ук “Уйна, гармун!” Үзәк телевидение тапшыруында катнашып, халык көйләрен башкарды, ә хатыны Юлия Васильевна “Чегән кызы” биюен биеде.
Владимир Николаевич менә дигән музыкант кына түгел, ул җиңел атлетика белән дә шөгыльләнә, төрле марафоннарда катнаша. “Төмән марафоны”нда 42 километр араны ул 3 сәгать тә 15 минут эчендә үтә. 1000нән артык профессиональ спортчы һәм җиңел атлетика сөючеләр ярышкан Мәскәү халыкара дөнья марафонында да катнаша. Байтак еллар инде Владимир Николаевич көн саен 20 километрга якын араны йөгереп үтә һәм көнен, вакытын, ничә километр үткәнен, һава температурасын блокнотына яза бара. Әйткәндәй, 2017 елда ул 286 сәгать тә 44 минут вакытын йөгереп үткәргән.
Гармунда уйнау белән йөгерүне бергә алып баруына хәйран калырлык. 2014 елда Башкортстан Республикасы буенча Олипия уты эстафетасында безнең район исеменнән Миңлегали Абдуллин катнашса, аның артыннан Владимир Николаевич 20 километр араны гармунда уйнап, йөгереп уза.
Нинди генә эшкә тотынса да, ул аны намуслы итеп, җиренә җиткереп башкара. Ягулык-энергетика комплексында тырышып эшләгәне һәм хезмәт бурычларын намуслы башкарганы өчен ул Русия Федерациясе энергетика министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде, шулай ук ул “Хезмәт ветераны” дигән исеме дә бар.
67 яшьтә булуына карамастан, сәламәт тормыш алып баруы аркасында ул күпкә яшь күренә, аның сәламәтлеге ныклы һәм көч-дәрте ташып тора. Әфарин!
Милена Шәймәрдәнова.
Читайте нас: