Лилия Рәүф кызы Мөхәммәдьярова физика фәненнән белем бирүдән тыш, укыту буенча директор урынбасары вазыйфасын да башкара. Лилия Хаҗинур кызы Вәлиева укучыларны математика серләренә төшендерә.
Һөнәр сайлауда укыткан укытучының йогынтысы да зур, дип әйтер идем. Чөнки остаз баланың нинди дә фәнгә ныграк тартылуын күреп, шул юнәлеш буенча шөгыльләнә, аның сәләтен үстерә. Мәктәптә укыганда ук Лилия Рәүф кызына физика дәресләрендә төрле тәҗрибәләр, экспериментлар үткәрү, табигать серләрен өйрәнү ошый. Ә Лилия Хаҗинур кызы мәсьәләләр чишәргә ярата. Шуңа күрә алар мәктәпне тәмамлап, өлгергәнлек аттестаты алу белән берсе - Бельский, икенчесе Сәвәләй авылыннан – республикабызның башкаласына юл тоталар. Башкорт дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетына укырга кереп, катлаулы да, шул ук вакытта кызыклы да фәннәрне тирәнтен өйрәнә башлыйлар. Нәкъ шунда танышып та китәләр.
1980-85 еллар артта кала. Студент елларында дуслашып өлгергән ике кызны язмышлары төрле якларга илтә. Лилия Рәүф кызы юллама буенча Салават районының Ишембай авылына эләгә, ә Лилия Хаҗинур кызы тагы да ераграк – Чита өлкәсендәге Тайнин сигезьеллык мәктәбендә хезмәт юлын башлап җибәрә.
Әкияттәгечә, айлар, еллар сизелми үтә дә үтә. Һәркайсысы үз ярларын табып, тормыш кора, балалар үстерә. Инде балалары да гаиләле булып, һөнәр сайлап, үзаллы тормыш көтә.
Шулай да борма юллар ике Лилияне дә туган якларына алып кайта. 1993 елда Лилия Хаҗинур кызы тормыш иптәшенең туган авылында – Сахай урта мәктәбендә эш башлый. Лилия Рәүф кызы да гаиләсе белән туган авылы – Бельскийга күченеп кайта һәм башлангыч мәктәпкә эшкә урнаша. “Оптимизация” башлангач, 2002 елда Лилия Рәүф кызын Сахай урта мәктәбенә күчерәләр. Менә шулай ике Лилияне язмыш бер мәктәптә янә очраштыра. Студент чактагы дуслык җепләре уртак эш белән тагын да ныгый бара.
Күптән түгел ике Лилиябез дә күркәм юбилейларын билгеләп үттеләр. Аларга ныклы сәламәтлек, яңадан-яңа уңышлар, бәхетләренең гомерле, гомерләренең бәхетле булуын телибез. Укыткан укучыларыгызның шатлыкларын, уңышларын гына ишетеп яшәргә язсын.
Гүзәлия Гыйззәтуллина, Сахай урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.