- Барлык ир-егетләр фронтка китеп беткәч, барлык авыр эш хатын-кызлар, балалар, инвалидлар һәм өлкән яшьтәгеләрнең иңенә төште. Колхоз тракторлары һәм атлар - барсы да фронтка озатылды. Шуңа да барлык эшләрне кул көче белән башкарырга туры килде. Тормыш шартлары авыр булуга карамастан, халык бер дә зарланмадымы – ачлык-ялангачлык, җимереклекне алар тыныч кына үткәрә белде, - дип хәтерли “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышындагы намуслы хезмәте өчен” медале белән бүләкләнгән ветеран.
Сугыштан соң Зәйнәп Хәкимова Уфа статистика техникумына укырга кереп, икътисадчы һөнәре алып чыга. 1950 елда юллама буенча Кырмыскалы авылының машина-исәп станциясендә эшли башлый. Биредә ул үзенең язмышын – райтопсбытта баш бухгалтер булып эшләп йөрегән Рифкать Хәкимовны очрата. Өч ай дуслашып йөрегәннән соң егет кызга кияүгә чыгарга тәкъдим ясый. Матур гына яшәп китәләр. Гаиләдә өч бала туа. Рифкать Сәетгәрәй улы Бөек Ватан сугышы ветераны, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм башка бик күп дәүләт наградалары кавалеры пенсиягә кадәр 539нчы санлы механикалаштырылган күчмә колоннада баш бухгалтер булып эшли.
Нинди авырлыклар аша үтүенә карамастан, Зәйнәп Мөхәммәдьяр кызының тормышында бәхетле минутлары да күп була. Ике кызы да педагогия университетын тәмамлап, мәктәптә укытучы булып эшләде. Кызганычка каршы, ике ел элек өлкән кызы Халидә 67 яшендә фани дөньядан китеп барды. Артур исемле улы калды. Раушания пенсиядә, Күмертау шәһәрендә яши. Ә аның кызы Диана Санкт-Петербург дәүләт аэрокосмик приборлар төзү университетын кызыл диплом белән тәмамлады, узган елда кияүгә чыгып, анда яшәргә калды. Улы Фирдәүс Уфа дәүләт авиация-техник университетында инженер белгечлеге алып чыккан, газ участогында эшли. Лия һәм Линара исемле кызлары бар. Өлкәне - Уфа дәүләт нефть-техник университетында, ә кечесе мәктәптә 11нче сыйныфта укый.
Начальник урынбасары һәм өлкән икътисадчы бурычларын башкарып, Зәйнәп Мөхәммәдьяр кызы башта машина-исәп станциясендә, соңыннан районның статистика бүлегендә хезмәт сала. Хаклы ялга чыгуына карамастан, ул 64 яшенә кадәр эшчәнлеген дәвам итә. Хезмәт стажы аның - 42 ел. Озак еллар дәүләт статистика органнарында намуслы эшләгәне һәм бурычларын намуслы башкарганы өчен ул “Социалистик хезмәт отличнигы” билгесе белән бүләкләнә, шулай ук аңа “Хезмәт ветераны” исеме бирелә.