Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Бакча эшләренә әзер ул

Кырмыскалы авылында тырышып дөнья көткән гаиләләр байтак. Мөхәммәтовлар гаиләсе – шуларның берсе. Йорт җирләренең төзеклеге, тормышларының муллыгы да тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Ә бакчалары елның елы мул уңыш белән сөендерә.

Бакчада эшләргә яратам. Төрле яшелчәләр, җиләк-җи­мешләр, чәчкәләр үстерәбез, бәрәңге утыртабыз. Аның каравы, ел әйләнәсендә үз кулыбыз белән үстергән яшелчә һәм җиләк-җимеш ашыйбыз. Үзеңнеке тәм­ле­рәк тә, файдалырак та, - ди йорт хуҗабикәсе Миннур Насибулла кызы. – Февраль аенда борычлар утырткан идем, март аенда помидор үсентеләрен чәчтем. Үсентеләр өчен туфрак уңды­рышлы һәм чиста булырга тиеш. Мәсәлән, помидор черемә катнаш торфлы туфракны ярата. Моның өчен 1 чиләк туфракка 1/3 стакан суперфосфат һәм 2-3 стакан көл салырга кирәк.
Орлык сыйфаты да зур роль уйный. Ярты литр суга бер кашык тоз салып ясалган эремәдә яхшы орлык төпкә бата, начары калкып чыга. Яхшыларын җыеп алып, тозы беткәнче юып алырга. Микробларын бетерү өчен ярты стакан суга 1 грамм марганцовка салып чайкатырга кирәк. Аннан соң тагын бер кат юып алырга. Орлыкларны 6-8 көн буена 12 сәгать саен җылы һәм салкын җирдә чиратлаштырып тотып алу, ягъни чыныктыру да яхшы нәтиҗә бирә. Чәчү срогы төрлечә. Пленка астына чыгарып утырту өчен мартның 1еннән – 10ына, ачык грунтка утырту өчен март­ның 25еннән апрельнең 5енә ка­дәр чәчсәң әйбәт. Орлык чәчел­гән тартма­лар­ның өстен пленка белән каплап, якты урынга куярга. Орлыклар шытып чыккач, пленкасын алып, савытны төнгә салкынча урынга куйсаң да була. Беренче яфрак чыккач, тамыр очын чеметеп өзеп, үсентеләрне берәм-берәм күчереп утыртырга, ягъни пикировка ясарга кирәк. Аларны бер тәүлек күләгәдә тотып, яктыга каратып куярга һәм савытларны көн саен боргалап торырга. Суны – сирәк, ләкин мул итеп сибәргә, үсентене ашлап торырга кирәк. Урам һавасы 15 градуска кадәр җылыткач, тартмаларны ишегалдына чыгарып, ярты көн тотып, кабат өйгә кертергә мөмкин. Чыныккан үсентеләр, гадәттә, азрак авырый, үзгәреп торган һава шартларына да тиз ияләшә.
Венера Гафарова (Бакиева).
Автор фотосы.
Читайте нас: