Үзән
-6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Сәхнәгә багышланган гомер

Урамда яз. Кояшның жәлләми сипкән нурларына иркәләнеп кыектан тамчылар тама, кошлар чыркылдаша, гөрләвекләр ага. Барлык гомерен сәхнәгә багышлаган, халкы өчен армый-талмый хезмәт иткән Газимә Закирова язны бигрәк тә дулкынланып көтә. Беренчедән, бар табигать уянган илаһи мизгелдә дөньяга килгән ул, икенчедән, нәкъ язның беренче аенда Халыкара театр көне билгеләнә, аның өчен бу дата зур әһәмияткә ия. Сиксәненче язын каршылаган Газимә Мөхәммәтгали кызы район Мәдәният сарае яныннан үткән чакта аннан агылган җыр-моң тавышын ишетеп, еш кына хатирәләргә бирелә.

Шәрипкол авылы кызы башлангыч белемне туган авылында ала, соңыннан тулы булмаган Күлләр, Биаул-Уңгар урта мәктәпләрендә укый. Кулына аттестат алу белән Стәрлетамак мәдәни-агарту училищесына юллана. Бу уку йортын юкка гына сайламый ул. Әнисе Гадилә, апасы Тайфә һәм абыйсы Кәшфулланың моңлы җырларын, җор сүзләрен тыңлап үскән кызның күңелендә сәнгатькә сөю очкыннары кечкенәдән кабына. Мәктәп­тә укыган чакта да җәмәгать эшләрендә актив катнаша, концерт, спектакльләр дә аннан башка узмый. Кулына диплом алу белән туган районына эшкә кайта - аны Карлыман авыл клубы мөдире итеп тәгаенлиләр. Монда ул җиң сызганып эшкә тотына. Концерт, спектакльләр куя, агитатор була. Бүген дә яшьтәшләре Газимә Закированың башкарган роль­ләрен, янып-көеп эшләп йөрегән вакытларын мактап телгә алалар.
Биредә өч ел эшләгәннән соң аны район Мәдәният йортының художество җитәкчесе итеп эшкә чакыралар. Биредә ул драма, хор, вокал түгәрәкләре ачып җибәрә, җырлый, баянда һәм пианинода уйный. Шул ук вакытта дүрт кешедән торган бригада белән көндезләрен колхоз басуларында, фермаларда чыгыш ясыйлар, ә кичләрен Мәдәният сараенда концертлар куялар.
Газимә Мөхәммәтгали кызы төрле халык җырларын һәм биюләрен оста башкара. Скетч, интермедияләрдә катнаша, спектакльләрне сәхнәгә куя, үзе җаваплы рольләрне башкара. Гомумән, аны күп­кыр­лы шәхес, дип әйтергә мөмкин. Хез­мәт­тәшләре Фәнил Ганиев, Хәсән Исхаков белән бергә фидакарь хезмәт салып, драма коллективының данын арттыруга, “Халык театры” исемен яклауга ирешә алар. Соңыннан Газимә Закирова үзе дә байтак еллар халык театры режиссеры сыйфатында яшь артистларны өйрәтә, сәхнәгә күпсанлы спектакльләр куя.
- Авылларга концертлар, спектакльләр белән барсак, халык күп килә иде, урыннар җитешмәгәнлектән, үзләре белән утыргычлар китерәләр. Салкын, карланып торган клубларда да чыгыш ясадык. Район авыллары булап кына түгел, күрше районнарга, хәтта Ырынбур, Чиләбе өлкә­ләренә дә гастрольләр белән чыгып китә идек. Авыр чемоданнарыбызны алабыз да, поездга утырабыз, ә станциядә безне җигелгән ат белән каршы алалар. Төрле кызыклы хәлләргә дә юлыгып бетә идек.
Ялгызыма гына спектакльләрне халык күңеленә үтеп керерлек итеп кую мөмкин булмас иде. Хезмәттәшләрем Расих һәм Рихард Бакировлар, Фәнил Ганиев, Әхәт Юлмөхәммәтов, Земфира Сираҗет­динова, Наҗия Гаделшина, Әкрам Закиров. Мидхәт Рәҗәпов, Зөләйха Узакова, Җәвидә Әхмәрова, Гыйндулла Яхин, Мәди­нә Усмановалар белән тудырган образларны һәрвакыт сагынып искә алам. Соңрак яшьрәк артистлар Насыйр Галимов, Вагыйзь Юламанов, Миңлегөл Гәрәева, Юрис Гайнуллин, Флюра Низамовалар белән дә байтак образлар тудырырга насыйп итте. Аларның һәрберсен чын сәхнә осталары, дип әйтер идем, - дип сөйли мәдәният ветераны.
Газимә Закированың күпьеллык иҗади хезмәте СССРның мәдәният министрлыгы һәм мәдәният хезмәткәрләре профсо­юзының үзәк комитеты Мактау грамоталары, В.И.Ленинның тууына 100 ел тулуга багышланган “Фидакарь хезмәте өчен”, “Хезмәт ветераны” медальләре һәм башка бихисап наградалар белән билгеләнә.
- Шулай да иң югары бәһа – тамашачыларның сөюе. Эшемне яратып башкардым, югыйсә, 45 ел бер урында эшли алмас идем, - ди Газимә Мөхәм­мәтгали кызы
Әйе, янында терәк-таянычы, ярты сүздән аңлап торган якын кешесе – тормыш иптәше Әкрам Закиров булмаса, шулкадәр сәнгать дөньясына чумып эшли алар идеме икән Газимә апа?! Бәхеткә, Әкрам Салават улы да сәнгать кешесе. Төре музыка коралларында уйный, музыка мәктәбе директоры вазыйфасында хезмәт салды, тынлы оркестр белән җитәкчелек итте, спектакльләрдә уйнады. Шунысы үзенчәлекле: аларның икесе дә хаклы ялга чыгуларына карамастан, байтак еллар халык театрында катнашалар.
Өч балага гомер бирә Закировлар. Кызлары Айсылу әти-әнисенең юлын дәвам итеп, музыка мәктәбендә балаларны баянда уйнау серләренә өйрәтә. Әлфия гаиләсе белән район үзәгендә яши, почта бүлекчәсендә эшли. Кызганычка каршы, уллары Альфредның гына гаилә корып яшәп яткан җирдә фаҗига гомерен бик иртә өзә.
Бүген исә нәнәй белән картәтине онык-оныкалары шатландырып тора. Киләчәктә дә шулай, тормыш иптәшенең сөекле хатыны, балаларының һәм оныкларының газиз әнисе, нәнәсе, ышанычлы терәге, тамашачыларның яраткан кумиры булып озын-озак еллар яшәргә насыйп итсен хөрмәтле Газимә апага.
Гөлчәчәк Алачева.
Читайте нас: