Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Шул авылдан, шул нигездән без

Мин ямьле Агыйдел буенда урнашкан Иске Шәрәй авылында туып-үстем. Биредә гаилә кордым, 40 елдан артык эшләп, хаклы ялга чыктым. Башкортстанның күрше районнарын берләштергән озын күпер төзелешенең шаһиты булдым. Аңа кадәр без Агыйдел елгасы аша паром белән чыгып йөри идек. Язмамның авторы - Флюр Чураголов та шул авылдан.

Әнисе Рәшидә апа гомерен колхоз эшенә багышлады: төрле эшләргә йөреде, бишәр гектар чөгендер утады. Әтисе Рәхимҗан абый да колхоз басуларында тир түкте. Кызганычка каршы, фани дөньядан иртәрәк китеп барды. Шуңа да гаиләдә иң өлкән бала буларак, Флюрга барлык авыр эшләрне үз иңендә күтәрергә туры килде.
Эшнең асылына әтисеннән өйрәнеп калды да инде ул. Башта комбайнчы ярдәмчесе булып колхоз басуларын иңләсә, соңрак ДТ-54 тракторына идарә итә. Ә бераздан колхоз идарәсе яшь егеткә Т-74 тракторын ышанып тапшыра. Флюр берсүзсез җиң сызганып эшкә тотына. Аңа ерак юлларга чыгарга туры килә, Белорет районыннан агач чыгару эшен дә аңа йөкләтәләр. Бу эшне ул язга кадәр уңышлы башкарып чыга.
Уфа шәһәрендәге шоферлар курсын тәмамлап, кулына таныклык алу белән янә туган “Победа” колхозына эшкә кайта. Яшь егетне ГАЗ-51 машинасына утырталар. Колхозның өч фермасыннан көн саен өчәр рейс Прибельский сөт-консерва комбинатына сөт ташый. Намуслы хезмәте өчен бик күп Мактау грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләргә лаек була.
Армия сафларында хезмәт итеп кайткач та, бәхетне читтән эзләми – туган колхозында эшен дәвам итә.
Үзенең булачак тормыш иптәше – Рәйханә белән дә Прибельский касабасында таныша. Яшьләр дуслашып китәләр һәм гаилә коралар. Флюр - 8нче санлы юл төзү идарәлегендә водитель, ә Рәйханә бухгалтер булып хезмәт салды. Гаиләдә бер-бер артлы Гөлнара исемле кызлары һәм Илдар исемле уллары туды. Бүгенге көндә картәти белән нәнәй оныкларына куанып бетә алмыйлар, кулларыннан килгәнчә аларны тәрбияләүдә ярдәм итәләр. Район үзәгендә яшәүләренә карамастан, Чураголовлар зур тормышка юллама биргән туган авылларын да онытмыйлар.
Касыйм Хәмитов.
Сахай авылы.
Читайте нас: