Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Синең кешеләрең, авыл
6 апрель 2018, 12:47

Күңел биреп эшләгәндә...

Кайчандыр миңа Камышлы урта мәктәбендә эшләп китәргә туры килде. Егерме елга якын вакыт үтсә дә, хезмәттәшләремне җылы хисләр белән генә искә алам. Анда, чынлап та, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булган, изге күңелле кешеләр эшли. Шуларның берсе – З.Р.Арасланова.

Зөлфия Рәис кызы тумышы белән Сәвәләй авылыннан. Башкорт дәүләт педагогия институтын тәмамлаган яшь белгеч хезмәт юлын Камышлы мәктәбендә башлап җибәрә. Биредә ул үзенең язмышын – Азат Нурлыгаян улын очрата. Менә инде 20 ел алар иңгә-иң терәп тату гомер итәләр. Зур йорт, ныклы хуҗалык монда яшәү­челәрнең тырышлыгын дә­лилләп тора. Тугызынчы сыйныфта укучы кызлары Гүзәл әти-әнисенең ныклы ярдәм­чесе. Тиздән уллары Альберт та армия сафларыннан кайтып төшәчәк.
Шул көннәрдә бу гаиләдә кунакта булып, аларның тормышларына сокланып кайттым. Язның икенче ае булуга карамастан, узган елда әзерләнгән компотлары, салатлары, кайнатмалары бик күп әле. Яшелчә-җи­меш­ләрне алар үзләре үстерә.
- Һава торышының көй­сезлекләре аркасында кыяр-помидорлар мул уңыш бирми башлады. Шуңа да дүрт ел элек теплица алырга карар иттек. Кыш көннә­рендә кар капламасын өчен без аны коймалардан һәм каралтылардан читкәрәк урнаштырдык. Көздән тирес салып калдырабыз, ә март айларында кар тутырабыз, кояш җылы­сында җайлап эреп ята, - ди хуҗабикә февраль аенда ут чәчкән үсентеләрен күр­сәтеп.
Теплица яшелчә үстерү өчен бик уңайлы, ди Зөлфия. Хәтта сибә торган суны да шунда саклыйлар икән, һәр­вакыт җылы тора. Үсен­те­ләрне туфрак җылынгач чыгарып утырта.
- Гадәттә, кыярлар уртада урын алса, алар өчен шпагаттан махсус сетка үреп эләм, ике яклап борыч белән помидорларны утыртам. Бер поч­макка кәбестә, чәчкә орлыклары сибәм. Барысына да урын җитә, - ди әңгә­мә­дәшчем күңелле мәшә­катьләр чоры якынаюын билгеләп.
Мәшәкатьләр артса да, яз җитүен Араслановлар сагынып көтеп ала. Чөнки авыл җирендә төп таяныч үз кө­чеңә генә. Тырышкан кеше барын да булдыра, ә бу гаилә бар яктан да уңган, дип ышанычлы әйтә алам.
Светлана Карпова.
Читайте нас: