Үзән
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Синең кешеләрең, авыл
20 апрель 2018, 11:59

Туган җиргә багышланган гомер

Әти-әниләребезнең язмышы ил язмышыннан аерылгысыз булды. Якыннарыбызның өлешенә сугыш еллары, ачлык-ялангачлык, авыр югалтулар кебек сынаулар төште.

Барлык гомерен туган авылына, мәктәпкә, балаларга багышлаган әнием – Мәрьям Хәлим кызы Даянова (Хәкимова) шундый көчле рухлыларның берсе. Бәләкәй чагыннан ук аңа иркәләнү эләкми. Чыгышы белән ярлы крестьян гаиләсеннән була кыз. Әмма белемгә омтылышы шулкадәр көчле була, шуңа аңа бернәрсә дә комачаулый алмый, гел иң яхшылар рәтендә килә. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Стәрлетамак шәһәрендәге партия мәктәбендә белем ала. Мәрьям Хәлим кызының хезмәт юлы Кырмыскалы МТСының комсомол комитеты секретаре вазыйфасында башлана. Соңыннан Кырмыскалы урта мәктәбендә өлкән пионервожатый булып эшли. Лидерлык сыйфатлары һәм оештыру сәләте шул вакытта ук күренә. Аның өчен тәртип гел беренче урында булды. Нәкъ шул сыйфатлары өчен ВЛКМСның район комитеты аны Башкорт югары коммунистик авыл хуҗалыгы мәктәбенә укырга җибәрә. Яңа белемгә ия булып, халык арасында марксизм-ленининизм тәгълиматын аңлата, шул ук вакытта мәктәптә тарих фәненнән укыта. Илсөяр укытучы укучыларын тәрбияләүдә барлык тырышлыгын сала.
Укытучы һөнәренең дәрес бирү, план төзү, дәфтәр тикшерү белән генә чикләнмәве сер түгел. Мөгәллимә, иң беренче, белемле һәм алдынгы карашлы җәмәгать эшмәкәре була. Ул чорда партия оешмалары һәм агитбригадалар тарафыннан актив агитация эше алып барыла, аны Мәрьям Хәлим кызы җитәкли.
1941 елның җәе. Мәрьям һәм Хәмит Хәкимовлар бәхетле мизгелләр кичерә: яңа гына чәчләрен-чәчкә бәйләгән гаилә тәүге сабыйларын көтә. Рәхәтләнеп яшәргә дә яшәргә дә бит, әмма аяусыз сугыш барлык ниятләрен челпәрәмә китерә. Сугышның беренче көннәреннән үк ир-егетләр фронтка китә, шуңа да барлык авыр эш хатын-кызлар, балалар һәм картлар җилкәсенә төшә. Фронтка ул ирен һәм бертуган абыйсы – Хәсән Даяновны озата. Бәхеткә, сәламәтлеге какшаган булса да, әтиемә туган ягына исән-имин әйләнеп кайтырга насыйп була, ә абыйсын ул башкача күрә алмый...
Мәктәптә дә эшләр сизелерлек арта. 1942 елда яшь тарих укытучысын мәктәп директоры итеп тәгаенлиләр. 24 яшьлек кенә хатынның бу эшне ерып чыга алуын күз алдына китерүе дә авыр. “Ул чакларда бик авыр булды, әмма бирешергә хокукым юк иде”, - дип искә ала иде. Сугыш авырлыклары үзәккә үтүенә, шартларның начар булуына, кирәк-яракларның җитешмәвенә карамастан, мәктәптә укулар дәвам итә. Мәктәпне җылыту өчен укучылар белән Таусеңер урманына утын артыннан йөрегәннәре әле дә исемдә. Бер чананы ике, хәтта өч кеше тарта. Өч чакрымлык олау башына мәктәп директоры җигелә. Өлкән сыйныфлар олылар белән беррәттән уңыш җыя, шикәр чөгендерен эшкәртә, мал азыгы һәм орлык әзерли. “Барсы да фронт өчен, барсы да Җиңү өчен!” дивизы астында яши, мәктәп тә солдатлар өчен җылы киемнәр әзерләүдә, макулатура, гранаталар өчен шешәләр, тимер сыныкларын җыюда ярдәм итә. Искитмәле авыр була халыкка.
Бераздан авыл укытучыларына Ленинградтан эвакуацияләнгән педагоглар ярдәмгә килә. Алар белем бирүгә бик җаваплы карый һәм балаларны тәрбияләүгә зур өлеш кертә. Хатын-кызлар Советы рәисе буларак, Мәрьям Хәлим кызына аларны ягулык, өс киемнәре һәм ризык белән тәэмин итү бурычы йөкләтелә.
Әниемнең эшсөярлеге сокланырлык. Мәшәкатьләре күп булуга карамастан, ул гаиләсенең дә тамагын туйдырды, йорт эшләрен башкарырга да өлгерде. Җитмәсә, ул заманда малсыз һәм бакчасыз исән калырмын димә. Дәресләр башланганчы сыер саварга, ашарга әзерләп китәргә дә кирәк. Ике смена дәресләрдән соң, түгәрәкләр алып барасы, укытучылар киңәшмәсе үткәрәсе, агитация эше оештырасы да бар. Җәмәгать эшчәнлеге дә күп вакытны ала. Төн уртасында кайткан чаклары да булды. Әмма бу аны мәктәп эшеннән азат итмәде, һәр дәрескә җентекле әзерләнде.
Туган ил тарихы кеше язмышларыннан, истәлекле даталардан тора, дип исәпләп, әнием Кырмыскалы авылыннан фронтка китеп, һәлак булучыларның, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның исемлеген төзи, фоторәсемнәрне һәм башка материалларны бер альбомга туплый. “Алар Җиңү белән кайттылар” һәм “Тыл геройлары” китаплары аның да җентекле эшчәнлеге ярдәмендә дөнья күрә алды.
Әнием Хәсән абыйсының вафатын авыр кичерде. Һәлак булган урынын табу максатында Украинаның эзләүчеләр отряды белән хат аша аралашты һәм туганнар каберлегенә күчерү өчен Львов өлкәсенең Подгорцы авылына барды. Хәсән Даянов Бөек Ватан сугышының I һәм II дәрәҗә “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә.
Мәрьям Хәлим кызы берничә тапкыр Кырмыскалы халык суды утырышчысы һәм Кырмыскалы авыл Советы депутаты итеп сайлана. Бу, һичшиксез, авылдашларының аңа булган югары ышанычы турында сөйли. Әнием киң эрудицияле кеше иде. Ул күп укыды, республика һәм район басмаларын күп алдырды. Район гәзите белән гел тыгыз бәйләнештә булды, почта килүен түземсезлек белән көтә торган иде. Әйткәндәй, әнием район гәзитен тәүләп таратучыларның берсе була. Ул әйтүенчә, 1929 елда 4нче сыйныфта укыганда дәрескә редакция хезмәткәре Фәүзия апа бер кочак гәзит китерә. Ул бер генә битле, бер ягы гарәп, икенче ягы латин шрифтлары белән басылган. Укучылар гәзитне таратырга, кирәк икән, укып ишеттерергә дә тиеш була.
Ә гәзитләр арасында илнең төрле төбәкләреннән рәхмәт сүзләрен белдерүче хатлар да бар. Менә берсеннән өзек: “Мәрьям апа, Сезнең ярдәмегезне зур җылылык хисе белән искә алам. Мин бәхетле кеше, чөнки янымда һәрчак Сезнең кебек изге күңелле, гадел кешеләр яши”, – дип яза Мәскәү өлкәсенең Шатура шәһәреннән табиб булып эшләүче Лалә Давыдова. Мондый эчтәлекле хатлар бихисап була торган иде. Байтак укучылары белән актив хат алышты әнием.
Авылдашлары арасында Мәрьям Хәлим кызы зур абруй казанды. Кемнеңдер хокукы законсыз бозыла икән, гаделлек яклы булган әнием бервакытта да читтә калмады. Олы яшьтә булуына карамастан, яныннан кеше өзелмәде, киңәш сорап килүчеләр күп иде. Һәрвакыт үзенең фикере булды, үзенең принципларына, идеалларына һәрвакыт тугры калды, гомеренең соңгы көненә кадәр тайпылмас коммунист булды.
Тагын бер хәлне - шәһәргә дезертирларны озата баруын искә төшерми китә алмыйм. Нәзек кенә гүзәл кыз зур гәүдәле унлаган егеттән ничек курыкмагандыр, ничек аларны тыңлата алгандыр? Нинди көчле рухлы булу кирәк бит моның өчен!
Бихисап эшләре арасында авылны төзекләндерү буенча да өлеше бар: аның башлынгычы белән район үзәгендәге әлеге мәчет һәм спорт мәйданчыгы торган парк булдырылды.
Күпьеллык фидакарь хезмәте өчен “Хезмәт ветераны”, “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышындагы хезмәте өчен” медальләре белән бүләкләнә. Башкорт АССРның Югары Советы Президиу­мының Мактау грамотасы да бар.
Әнием туган җирен чын күңелдән яратты, аның күркәм булуын теләде һәм моның өчен бик күп тырышлык салды.
Тоташ бер дәверне тарихта калдырып, арабыздан кешеләр китә, әмма данлы тормыш юллары хәтердә мәңге саклана.
Әнвәр Хәкимов,
Кырмыскалы авылы.
Читайте нас: