Үзән
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар

Бакча – җимеше, кеше – эше белән

Ишегалдын тутырып гөл-чәчкәләр, бакчада яшелчә-җимеш үсмәсә, җәйнең ни яме!? Шуңа да мул уңыш алам дисәң, язгы эшләрне вакытында һәм дөрес итеп башкарып калырга кирәк.

Көннәр бераз җылыту белән Кырмыскалы авылында яшәүче Фирүзә Рәхмәтуллина бакча эшләренә тотынган да инде.
- Яз җитүне, бакчага чыгуны һәрвакыт түземсезлек белән көтеп алам. Анда эшләү миңа көч бирә, кәефләр күтәрелә. Аеруча чәчәкләрне бик яратам, иртә яздан гиацинтлар, лаләләр, пионнар өй алдында һәм бакчада күзне иркәли башлый. Шуңа да орлыкларын алдан ук әзерләп куям. “Базарда барсы да сатыла”, дип кайберләр бакчаларында берни үстерми. Ләкин мин моның белән килешмим. Үз кулларың белән үстергәнгә җитәме соң!? Ел саен бакчамда кыяр, помидор, ташкабак, суган, кәбестә, шалкан, редисканы да күпләп утыртам. Җәй буена гаиләбез белән бергәләшеп бакчада бик күңелле итеп эшлибез: туфракны йомшартабыз, чүп утыйбыз, сулар сибәбез. Тормыш иптәшем Ринат Фәрит улы, кызым Карина һәм улым Марсель да бик теләп ярдәм итәләр.
Көз уңышны җыеп алу белән кыяр, помидорларны күпләп тозлап куям, яшелчәләрдән салатлар ясыйм, компотлар коям. Җәй буена тырышып аларны тәрбияләсәк, кыш буена гаиләбез белән рәхәтләнеп ашавы үзе генә тора.
Венера Гафарова.
Читайте нас: