Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Ныклы гаилә - ил терәге

Язмамның герое – Миһранова Әлфия Фәрит кызы С.Т.Аксаков исемендәге мәктәптә тарих һәм җәмәгать белеме дәресләрен укыта. Югары белемле укытучы менә 25 елдан артык гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлады. Басынкы, сабыр, акыллы, таләпчән укытучыны укучылары да, ата-аналар да ихтирам итә.

Яңа мәктәп ачылу белән туган якны өйрәнү музеена материаллар җыю эшен башлап җибәрде. Авыл халкы һәм укучылар белән бер­лектә тарихи хазиналар музейга туплана. Ә Әлфия Фәрит кы­зы туган якны өйрәнү һәм С.Т.Аксаков исемендәге музейлар белән җитәкчелек итә. Бирегә респуб­ликабызның төрле район-шәһәр­ләреннән, шулай ук чит илдән дә күпсанлы кунаклар килә. Ул музейлар буйлап экс­курсияләрне бик кызыклы һәм эчтәлекле итеп үткәрә. Намуслы хезмәте өчен укытучы муниципаль район хакимиятенең Мактау грамотасы белән дә бүләкләнде.
Музей – авыл тарихының һәм мәдәниятнең нигезе, тарихи белем, тәрбия бирү үзәге. Андагы материалларның сыйныфтан тыш чаралар уздырганда да файдасы әйтеп бетергесез. Әлфия Фәрит кызы туган як тарихын өйрәнү түгәрәген дә алып бара. Үзенең укучыларын экскурсияләр үткә­рергә өйрәтә. Әйе, музейдан башка, аның төп эше – балаларга үз фәне буенча төпле белем бирү. Укытучы дәресләрен яңа ысуллар һәм формалар кулланып, бик эчтәлекле итеп үткәрә. Хезмәт­тәшләре арасында абруй казана. Ә яшьләр аның ачык дәрес­лә­рендә булып, күп нәрсәгә өйрәнә. Үз белемен камилләштерү өстендә даими эшли ул. Аның уку­чылары тарих һәм җәмәгать белеме буенча олимпиадаларда да катнашып, уңышлы чыгыш ясыйлар. Эзләнү эшенә дә зур игътибар бирә югары категориягә ия укытучы.
Ә йортында ул яхшы хатын, хәстәрлекле әни. Тормыш иптәше Рим дә мәктәптә эшли. Дүрт ул үстерә Миһрановлар. Раушан – Уфа дәүләт авиация универси­тетының 4нче курс студенты. Техниканы ярата, шуңа да машина һәм авиация двигательләрен ныклы өйрәнергә карар иткән. Артур Башкорт дәүләт нефть универси­тетының 1нче курсында белем ала. Рафаель Г.Әлмөхәммәтов исе­мендәге музыка гимназиясендә укып йөри. Ә Далер туган авылындагы мәктәпнең 3нче сыйныфында тик яхшы билгеләргә генә өлгәшә. Рәсем төшерергә ярата.
Бу гаиләдә барысы да музыкага гашыйк. Әтиләре баянда уйный. Балалары төрле яклап үсешсен өчен Әлфия белән Рим күп көч салалар, аларга барлык шартлар булдыралар. Йортларында пианино, синтезатор, баян, гитара һәм башка музыка кораллары бар. Өлкән уллары да урындагы мәк­тәптә укыган вакытта җыр конкурсларында катнашып, призлы урыннар алалар иде.
Бер-берсен аңлап, бер-берсен санлап яшәгән гаиләләрнең берсе Миһрановлар. Кулларыннан кил­мәгән эш юк. Менә шундый бә­хетле, тырыш гаиләләр күбрәк бул­са, илебез тагын да көчлерәк, ныклырак булыр.
Зәлифә Гаделшина.
Иске Кыешкы авылы.
Читайте нас: