Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Авыллар бигрәк ямьле шундый уңганнар белән

Табигатьнең яшеллеккә күмелеп утырган иң ямьле чагы. Кояш елмая, көннәр җылытты, ишегаллары хәтфә үләнгә төренде. Авыллардагы шул яшеллеккә ямь өстәп, каз бәбкәләренең канатларын җилпеп йөгергән һәм очкан чаклары җитте. Димәк, авыл халкы күңелле дә, мәшәкатьле дә көннәр белән яши. Сәвәләй авылына барганда күл өстен каплап бик күп казлар йөзеп йөрүен күреп, шул йорт турысына килеп туктап, кемнәр яшәве белән кызыксындык. “Монда Сара Хәйрулла кызы һәм Хәсән Вил улы Сәйфетдиновларның тырыш гаиләсе яши”, диделәр.

Сара Хәйрулла кызы тумышы белән Благовар районының Былышлы авылыннан. Безнең якларга килен булып төшүенә дә байтак еллар үтеп киткән. Пенсиягә чыкканчы “Жилкомсервис” җәмгыятендә казанлыкта, ә тормыш иптәше Хәсән Вил улы гомере буе колхозда шофер булып эшләгән. Илдар, Марат исемле ике ул һәм Зөһрә исемле кызларына лаеклы тәрбия биргәннәр. Бүгенге көндә аларның барсы да башлы-күзле - гаилә корып, аерым торалар, балалар үстерәләр. Сәй­фет­диновларның хуҗалыклары зур, иркен, яннарында гына зур күл җәйрәп ята. Ни генә дисәң дә, су кошларын үстерү өчен елга-күлләр кирәк, ә бу авылда алар җитәрлек.
- Балалар өчен дип тырышабыз инде, тормыш көтә башлаганда ярдәм итеп тә җибәрергә кирәк. Шуңа да күпләп мал асрыйбыз, зур бакча тотабыз. Кабак авылында гаиләсе белән яшәүче кызыбыз Зөһрәгә йорт салыштык, улыбыз Марат та өй күтәрде, эчке эшләре генә калды. Илдарыбыз да төзү эшләренә җыена, - дип сүз башлады Сара апа. - Елның-елы яз көне үк Благовар кошчылык фабрикасынна “Урал” токымлы 100әр баш каз бәбкәләре алып кайтабыз. Гадәттә, мин тәүге партиясен алырга тырышам. Бер тәүлек­лекне алсаң яхшырак, алар ныклы була. Эреләрен сайларга ки­ңәш итәр идем. Вак бәбкә каз булгач та шулай булып кала. Шулай ук аягында нык басып торуы кирәк. Бәбкәнең башын артка таба сыйпап карарга кирәк. Әгәр ул егылмыйча, аягында басып кала икән, бу – яхшы дигән сүз. Егылып, тора алмыйча азапланган бәбкә өметле түгел. Бәбкәне аркасына яткырып, кендеген карарга да мөмкин. Әгәр ул эчкә суырылган һәм караңгы төстә икән, авыру яки инкубацияне дөрес узмаган дигәнне аңлата. Алып кайту белән чиста, җылы урынга җибәрсәң, алар тиз ияләшә, стресс кичерми. Ә бер айга кадәр үстерә торган бәбкә­ләргә буыннары ныгынсын өчен, ике атна дәвамында катнашазык кына ашатабыз. Ике атнадан соң аны бодай белән аралаштырып бирә башлыйбыз. Шулай итеп, алар башка ризыкка да өйрәнә. Каз бәбкәсе яшәгән урын чиста булырга тиеш. Күкрәк баласын ничек тәрбиялисең, инкубатордан чыккан кошка да шундый ук тәрбия кирәк. Алар асралган урында һава яхшы йөресен, бина эче җылы булсын. Катнашазык та сыйфатлы булырга, аның составында төрле микроэлементлар, үсемлек майлары да булырга тиеш. Һәр үсеш чорының үз рационы бар. Моннан тыш, кош-корт алдында һәрвакыт азык белән су торсын. Шул вакытта аларның ите аеруча тәмле була, ни генә әйтсәң дә авыл казларына җитми инде. Карга алмаслык булганнан соң, каз үстерүнең әллә ни мәшәкате юк сыман. Әлбәттә, нәтиҗәсе яхшы булсын дисәң, байтак тир түгәргә туры килә. Җәен яшел үләндә йөри­ләр, күл якында гына, симертер өчен вакытында ашатырга кирәк, шул гына, - ди йорт хуҗабикәсе.
- Сара апа белән Хәсән абый урамыбызның иң уңган һәм тырыш кешеләре. Иртән алар кояш белән бергә тора, кич без арып йокларга ятканда аларның һаман утлары яна әле. Белмим, алар кайчан йоклыйдыр. Күпләп каз асрыйлар, ә көз көне барлык күршеләрен, дусларын һәм туганнарын чакырып урам тутырып гөрләтеп каз өмәсе үткә­рәләр. Ул өмәләр бик күңелле үтә бездә: рәхәтләнеп аралашабыз, күңел ачабыз, җырлыйбыз-биибез, дигәндәй. Аннан казларны көянтәләргә асып, бергә­ләшеп күлгә төшеп чайкатабыз, - ди урындагы мәктәптә байтак еллар укытучы булып эшләүче күршесе Резида Уразакова.
Киләчәктә дә авыл урамнары тирә-якка ямь биреп казларның каңгылдавы яңгырап торсын һәм элекке кебек һәр йорт саен каз өмәләре уздырырга язсын. Бу уңган гаиләнең үстергән мал-туарлары һәм кош-кортлары бәрәкәт китерсен, дигән теләктә калабыз.
Венера Гафарова.
Автор фотосы.
Читайте нас: